Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

90 МАШИНА ТИКШЕРЕЛДЕ

Узган атнада ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Сабаның Объездная урамында “Тоннель” операциясе үткәреп, бер сәгатьтә 90га якын автомобильне туктаттылар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 9 йөртүчегә беркетмә төзелде. Шуларның 5се укылмый торган номер билгеләре белән йөргән, 2се техник яктан төзек булмаган машина белән юлга чыкканы өчен җаваплылыкка тартылды. Шулай ук ОСАГО полисы һәм правасы булмаган йөртүчеләр дә ачыкланды. Туктатылган автомобиль хуҗалары КоАПның 20.25 статьясы буенча тикшерелеп, вакытында түләнмәгән штрафлары булганнар ачыкланмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев