Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

900 көн батырлык

Бөек Ватан сугышының һәрбер көне күз яше һәм канга манчылган, тик алар арасында аеруча фаҗигале сәхифәләр бар. 872 көнгә сузылган Ленинград блокадасы шундыйлардан. Быел, 27 январьда, әлеге блокаданы өзүгә 76 ел була. Шул уңайдан 17 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “900 көн батырлык” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.

Авыр сугыш елларында Ленинград шәһәре ялгыз калмый, аңа бөтен ил халкы ярдәм итәргә тырыша, шул исәптән, Татарстан да. Әңгәмә барышында  Татарстан халкының Ленинград камалышы чорында үзеннән керткән өлеше турында  архив докуменларына нигезләнгән  презентация каралды,  утлы боҗра эчендә ач-ялангач калган Ленинград шәһәрендә яшәүчеләргә ярдәме турында  сүз алып барылды. Чара  Хәтер һәм Дан елы, ТАССР ның 100 еллыгына багышланды. Китаплар күргәзмәсе оештырылды, стенгазета эшләнде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев