Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

95 яшен тутырган Гөлҗиһан әбинең 11 оныгы, 31 оныкчыгы бар

Бу көннәрдә Тимершык авылында гомер кичерүче Гөлҗиһан Хөсәен кызы Нурмиева 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президентының Котлау хатын кабул итеп алды. Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев,хуҗалык җитәкчесе тәбрикләде.

Гөлҗиһан Нурмиева Миңгәр авылында туа. Әтиләре сугышка алынып, әниләре өч кызы белән кала.  Әтиләренең башта Суслонгерда булулары, аннары сугышка керәбез дигән   хәбәре генә килә.

“Ул елларның кышлары да рәхимсез булды. Укулар бик аз эләкте, мәктәптә дә суык иде. Кара савытындагы буяу бозлана. Өсне чишенмичә генә укыйбыз. Дәреслекләр булмаганга, укытучы сөйләгәннең берсен дә калдырмыйча, дәфтәргә язып барырга тырышабыз. Куллар күшегә, бармаклар карыша, тыңламый. Укудан бушаган арада фронтка  җылы оекбашлар, шарфлар, бияләйләр бәйләп, кулъяулыклар чигәбез, җылы чолгаулар әзерлибез.”, –дип искә ала Гөлҗиһан апа.   Аңа да тылдагы авыр хезмәтләр –урман кисәргә, вагон төяргә туры килә. “Бер вакыт  вагоннарны төяп өйгә кайттым. Кулбашымдагы итләр суелып төшеп, җилкәдә телогрейкалар канга ябышып каткан иде. Әни елый-елый күршедә яшәүче мал табибы Хәким абыйны алып керде. Икәүләп минем яраларымны чистарттылар, сыек май белән майлап куйдылар. Ә ул яраларның әрнүе...”, –дип әрнеп сөйли ул. 1956 елда Тимершык авылыннан Фәнәви исемле егет белән гаилә корып, дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Гөлҗиһан Хөсәен кызы колхозда төрле  хезмәтләр башкара, ашханәдә эшләп лаеклы ялга чыга. Гөлҗиһан әбинең 11 оныгы, 31 оныкчыгы бар. Төп нигездә олы кызы Дания һәм оныгы  Айдар гаиләсенең  кадер-хөрмәтендә хәерле гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев