“Әби-бабайлы булу рәхәт!”
Район үзәк китапханәсендә дәү әниләр, дәү әтиләр, балалар, оныклар белән җылы очрашу үткәрелде
Әбием! Бабам! Дәү әнием! Дәү әтием! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Дәү әниләр, дәү әтиләр гаиләдә булсалар, тәрбияле, мәрхәмәтле булып үсә балалар.Чынлап та нинди зур бәхет бит оныклар өчен әби бабайларының мәхәббәтен, җылысын тоеп яшәү!
2 октябрь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә белән китапханәгә” клуб берләшмәсе белән берлектә “Әби-бабайлы булу рәхәт!”дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә Саба балалар китапханәсенең актив китап укучылары: Лиана, Сәйдә, Салават, Илина, Алисә, Мәрьям һәм аларның дәү әниләре һәм дәү әтиләре: Фирзалия һәм Шәйхирази Тимергалиевлар, Илмира һәм Илфат Галимуллиннар, Әлфия һәм Ринат Салимовлар, Әнисә һәм Илшат Мөхәмәтшиннар, Нурфия һәм Нәкыйп Маликовлар, Гүзәл һәм Рафис Гыймадиевлар чакырылган иде.
Чара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән ханым Билалованың ихлас тәбрикләү сүзләре белән башланып китте.
“Әби-бабайлы булу -зур бәхет. Моның шулай икәнен балалар әле үсә-үсә аңларлар, өлкәннәрдән күчкән җылылыкны әле алар еллар буе тоярлар. Бу бәхетегез озын гомерле булсын. Гаилә өчен иң кирәклесе- буыннар чылбырының нык булуы.Бала өчен иң кирәклесе тамырың булу. Тамырсыз агач та, гөл дә үсеп китә алмый. Менә бу тамыр сез- хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар.Сез оланнарга туры итеп юл күрсәтүче дә, аларны җылылык, наз белән туендыручы да, иң кирәкле сүзләр әйтүчеләр дә сез.Әле озак еллар бер берегезнең җан җылысын тоеп яшәргә язсын!” диде ул.
Бәйрәм китапханәчеләр әзерләгән: “Минем әби-бабаем”, “Педагог әби-бабай”, “Җитез бабай”, “Сорау бирә әбиләр, ни диярләр бабайлар?”һ.б. кызыклы уен-биремнәр белән дәвам итте. Ә оныклар һәр бирем арасында үзләренең матур шигырь-җырларын әби-бабаларына бүләк иттеләр. Язучы Нәбирә Гыйматдинова, халык артисты Әсхәт Хисмәтов, эстрада артисты Җәвит Шакиров райондашларыбызга бәйрәм котлауларын видеоэлемтә аша җиткерделәр. Чарадан катнашучыларыбыз бик күп уңай эмоцияләр алдылар! Чара ахырында бәйрәмдә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Илсөяр Шакирҗанова,
Китапханәче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев