АгроНТРИ-2026 конкурсында җиңгән  Гөлфия Гатауллина Россия финалына юллама алды
Район яңалыклары

АгроНТРИ-2026 конкурсында җиңгән Гөлфия Гатауллина Россия финалына юллама алды

Казан дәүләт аграр университеты базасында Рус кыры III Бөтенроссия форумы быел беренче тапкыр халыкара форматта узды һәм агросәнәгать комплексының әйдәп баручы экспертларын берләштерде. Форум Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут визиты белән ачылды.

 Ул мәйданчык экспозициясен карады. Моннан тыш, министр университет оештырган АгроЛига һөнәри юнәлеш лагере сменаларында катнашучылар белән очрашты. 

Форум кысаларында ОНИКС мәгариф үзәгенең 11нче сыйныф укучысы Гөлфия Гатауллина АгроНТРИ-2026 конкурсының төбәк этабында лаеклы җиңү яулавы белән тәбрикләнде.Гөлфия конкурста катнашып, очный турга үтте, Агрокосмос дигән номинациядә чыгыш ясады. Командада өч укучы иде. 

Алар бирелгән заданиене үтәп, җирнең галәмнән төшерелгән һава торышын күзәттеләр һәм параметрларын дөрес билгеләделәр. Асылы: кырларның, чәчүлекләрнең һәм табигатьнең торышын спутник мәгълүматларыннан өйдән чыкмыйча өйрәнү иде. Бурычы- галәмнән алынган сурәтләрне шифровкалауны һәм җирләрне мониторинглауны үзләштерү. 

Хәзер Гөлфия Гатауллина конкурсның 23-27 августа Россия күләмендә үтәчәк финалында катнашачак. Аңа уңышлар телик,-диде укытучысы Рәсим Габтерәхимов.

Фотода Гөлфия Гатауллина
Фотода Гөлфия Гатауллина

 


Нет комментариев