Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"АГРОСТАРТАП” – ЯҢА МӨМКИНЛЕК

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвес­тицияле үсеш һәм эшмә­кәрлеккә булышлык итү буенча урынбасары Илнур Котдусов шәхси эшмәкәрләр белән киңәшмә үткәреп, 2019-2024 елларда Татарстан Республикасында “Агростартап” проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыклары төзү һәм үстерү” ведомство программасыннан файдалану тәртипләре турында аңлатты.

“Агростартап” “Эш башлаучы фермер” грантына охшаш. Конкурс нигезендә бирелсә дә, шартлары уңайлырак. “Агростартап” та катнашу өчен фермер булу мәҗбүри түгел. Конкурста физик зат буларак катнашырга мөмкин, җиңгән очракта 30 көн эчендә фермер булып теркәлергә кирәк. “Агростартап” программасы терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен күләмле җитештерүгә йөз тота: 24 баш сыердан да аз булмаган сөтчелек фермалары (елга 110 тоннадан да ким булмаган сөт җитештерү), 50 баш мөгезле эре терлектән дә ким булмаган симертү фермалары (елына тере үлчәмдә 12 тоннадан да ким булмаган ит җитештерү), 300 баш сарыктан да ким булмаган фермалар (елына тере үлчәмдә 8 тоннадан да ким булмаган ит җитештерү) төзү, савым кәҗәләре, кошчылык, атчылык фермалары булдыру, балык үрчетү, бәрәңге, яшелчә, кузаклы, техник культуралар, җиләк-җимеш, гөмбә үстерү, кроликлар, умарта кортлары белән шөгыльләнү өчен дәүләттән 4 миллион сумга ка­дәр акча бүлеп бирелә. Җир участоклары алу, проект документациясен эшләү, корылмаларны төзү-төзекләндерү, үзгәртеп кору, корылмаларга электр, газ, су һәм җылылык кертү, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу, хәтта электән Россия кредит оешмаларыннан алынган бурычларны каплау өчен дә “Агростартап” программасыннан файдаланып була. Яңа проект тагын башка бик күп мөмкинлекләр ача .

Конкурсның сайлап алу турына заявкалар 2019 елның 4 сен­тябренә кадәр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын­да кабул ителә. Бәяләү балл системасы буенча. Авыл хуҗалыгы тармагында үз эшен булдыру максатын куючыларга район башкарма комитетының инвестиция бүлеге, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге белгечләре бизнес-план төзергә ярдәм итә . Проект турында тулырак шушы бүлекләргә мөрәҗәгать итеп тә белә аласыз.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев