Әй, дускаем, син шофер бул...
1961 ел. Кукмарада шоферлыкка укып йөрим. Бер ялда авылда кайтмый калдым...
Җәйнең матур көне. Тимер юл вокзалы тирәсен йөреп чыктым да, автомәктәп ягына борылдым. Күрәм: бер машинаның ачкычы йозагында калган. Күп уйлап тормадым: кабыздым да, кырыйга ташлар куеп, артка чигереп йөрергә өйрәнә башладым. Гөнаһ шомлыгына каршы, мәйданчыкта Садыйков фамилияле укытучы пәйда булды. Әйбәт кенә әрләде дә, мин сине имтиханга кертмим, дип янап китеп барды. Алга таба укуым уку булмады. Имтихан вакыты да килеп җитте. Куркудан тән калтырый. Җитмәсә, яныбызга тагын шул Садыйков килеп басты. Бөтенләй коелып төштем. Ә ул: “Бу егеттән ихтихан алып тормагыз. Ул барын да белә”,– димәсенме. Тәнгә җылы йөгерде. Сынауны әйбәт кенә уздым. Машинада йөртергә өйрәтүче көрәшче, бик тә ипле кеше Фоат абый иде. Кагыйдәләрне бер әйтүдә истә калырлык итеп төшендерә иде ул. Күп сабак бирде ул миңа.
Укып кайткач, Оет авылына йөреп, сугыш ветераны Мөхәммәтнур абый Ногманов машинасында алмашчы булып эшләдем. Ул – көндез, мин – төнлә. Исхак абый Камалов: “Энем, тыңла инде, фәлән кешегә утын алып кайт”,– дип язу бирә. Мин шуны путевка урынына, әле алай гына да түгел, урман кисәргә рөхсәт кәгазе итеп кесәдә йөртеп, юлга кузгала идем.
Алдагы тормышым миңа башка һөнәр әзерләгән икән. Шулай да күңелем белән шофер булып калдым.
Мәгъдәнур Гатауллин.
фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев