Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәйге каникулны файдалы уздырдылар

Укучы балалар җәйге каникулларда өч ай буе буш диярлек. Кайберләре өчен җәй - ял итү вакыты булса , икенчеләре өчен җәй – акча эшләп алу, әти-әнигә ярдәм итү вакыты да.

     Быел ҖЧ “Игенче”җәмгыятенә мәшгүллек үзәге аша 29 укучы вакытлыча эшкә урнашты.Балигь булмаганнар өчен куркыныч һәм травматизм белән бәйле булмаган эшләр каралган – тәзекләндерүдә, яшелләндерүдә катнашу.

ҖЧ”Игенче” җәмгыятенә эшкә урнашкан укучылар территорияләрдә тәртип һәм чисталык булдыру , шулай ук  административ бина янындагы чәчәкләргә, куакларга  су сибү, яшелчәләрнең чүбен утау белән шөгыльләнделәр.

Җәйге эшләрнең төп плюслары – үзеңне кирәкле , хезмәткә яраклы итеп тою һәм акчаның кадерен белергә өйрәнүдә.Яшүсмерләрне хезмәткә җәлеп итү- бик яхшы тәрбия чарасы булыпта  тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев