Айнырга туры киләчәк
Суд залыннан
Нәрсә ул 30 мең? Юк, хезмәт хакы түгел, ул аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләр түли торган штраф суммасы. Әлегә кадәр шулай иде. Мисалга, быел 16 октябрьдә Югары Симет –Саба юлында 14 сәгать 50 минутта дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Рено Логан” автомобилен туктаталар. Йөртүче 1965 елгы Тәлгать Галимовның спиртлы эчемлек кулланганлыгы ачыклана. Әмма алкотектор күрсәткече белән килешмәвен белдергәч, ул медицина тикшерүенә җибәрелә. Анализ йөртүче файдасына булмый. Тоткарланучыга карата административ хокук бозуы турында беркетмә төзелә һәм материаллар судка җибәрелә. Җәмәгать судьясы каравында үткәрелгән утырышта ул беркетмә белән килешүен, үзенең гаебен тулысынча тануын белдерде. Галимов КоАПның 12.8нче статьясының 1нче өлеше нигезендә гаепле дип табылды. Аңа карата 30 мең сум штраф түләтү һәм ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итүне тыю турындагы карар чыгарылды.
Агымдагы елның 7 октябрендә Байлар Сабасының Завод урамында туктатылган Евгений Чернов исә исереклек билгеләре булса да, медицина тикшерүе узудан баш тарта. Юл-патруль хезмәте инспекторы аңа карата беркетмәне шуның өчен, ягъни вәкаләтле вазифаи хатның законлы таләбен (КоАПның 12.26нчы статьясы) үтәмәве сәбәпле төзи. Статья икенче булса да, андый очракта каралган чара бер үк. Чернов та җәмәгать судьясы карары нигезендә 30 мең сум штрафка тартылды һәм ел ярымга правасыннан мәхрүм ителде.
Шул ук Завод урамында 17 ноябрьдә төнлә ГАИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган Эльмир Хөсәеновның исә спиртлы эчемлек кулланудан тыш, руль артына машина белән идарә итү хокукы биргән таныклыгы да булмаган килеш утыруы ачыкланды. Аңа карата 10 тәүлеккә административ арест чарасы кулланылды.
Киләсе елда исерек хәлдә автомобиль йөртүчеләргә исә шушы гамәлләре аеруча кыйммәткә төшәчәк. 2025 елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен каралган барлык төр штрафлар уртача 1,5 тапкыр артачак. Димәк, аек булмаган йөртүчеләргә 30 мең урынына 45 мең сум түләргә туры киләчәк. Ныклап уйланырга урын бар.
Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев