Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ак кышларда ак вәгъдәләр бирештеләр

Районыбызда беренче никахлашу тантанасы булды

10 гыйнвар көнне районыбыз тагын бер яңа гаиләгә артты: Рания һәм Муса Мингәрәевларның законлы язылышуы  2024 елның беренче никахы булу белән бергә, Гаилә елының  тәүге пары буларак та  теркәлде.

Һәр гаилә кечкенә бер дәүләт, диләр. Әлеге дәүләтнең нык­лы­гы, тотрыклылыгы биредә яшәү­челәрнең бер-берсенә булган ихтирам-хөрмәте, биргән вәгъ­дәләренә тугрылыкларына бәй­лән­гән. Әлбәттә, бер-береңне аң­лау-санлау, яклау-саклау һәм баш­ка кыйммәтләр дә өстәлә. Яңа никахлашкан Мингәрәевлар да гаилә нигезенә нәкъ менә шу­шы сыйфатларны салып, олы тормышка аяк бастылар. Лесхоз бистәсенең асыл егете Муса Мин­гә­рәев белән Байлар Сабасы чибәре Рания Салихованың  дүрт ел элек кабынган сөю ялкыны, елдан-ел кайнарланып, кызыл туйга китергән. Бер-берсе өчен яратылган икәнлекләрен аңлаган, ике йөрәккә 8 декабрьдә никах укыла. Рания КНИТУны (Казан милли тикшеренү-технология уни­верситеты) тәмамлап, 2017 елдан Лесхоздагы Урман хуҗалыгы музеенда эшли. Муса Саба урман хуҗалыгында хезмәт куя, шул ук вакытта читтән торып Казан дәүләт аграр университетында белем ала. Яшьләр  бер-берсен алдан күреп белсәләр дә 2019 елда Сабантуй бирнәсе җыйганда якыннан танышалар.

«Мин Ранияне бер күрүдә үк ошаттым. Матур, сөйкемле, акыллы кыз булуы әсир итте. Көннән-көн матур сыйфатларын күреп озакламый гашыйк булганымны да аңладым”, – ди Муса. Ранияне исә Муса хатын-кызларга карата матур мөнәсәбәте, ыша­нычлы, таянырдай ир-егет, матур сүзләргә юмарт булуы белән йөрәген яулый. “Минем әнием Лес­хозныкы, без кечкенәдән әби янында үстек. Шуңа ул миңа биг­рәк тә якын. Бирегә эшкә кайтуым да шуның белән бәйле”, –ди Ра­ния.

Киләчәктә алар яшьләр программасыннан файдаланып, Лесхозда төпләнергә ниятлиләр.

Район мәдәният йортында узган тантанада гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге  мөдире Гөлнар Шәфыйкова, дәүләт вәкиле буларак, яшь парга гаилә төзүнең җаваплылыгы, кануннары хакында аңлатып, актлар китабына кул куярга тәкъдим итте. Яңа тормышка аяк баскан яшь гаиләне башкарма комитет аппараты җитәкчесе Ма­рат Кәримов котлап, районыбыз­дагы күркәм гадәт – район баш­лы­гының яңа елда беренче ни­­кахлашкан парга  әзерләнгән мах­­сус бүләкләрен тапшырды.

«Сез­­нең никахлашу көнегез райо­ны­быз өчен дә мөһим вакыйга. За­конлы никах тантаналарын сез башлап җибәрәсез. Быелгы 2024нче Гаилә елында үз тормышыгызны коруыгыз бик тә истәлекле. Тормышыгызда шатлыклы мизгелләр күп булсын. Бә­хе­тегез дә бүгенге көнегез кебек матур, мәхәббәтегез артып торсын, башкаларга үрнәк парлар булып яшәгез», – диде Марат Кәримов.

Шулай ук яшь парны Саба шәһәр, Мишә авыл җирлеге җитәкчелеге һәм үзләренең хезмәт урыныннан килеп тәбрикләделәр. Никахлашу тантанасында балдаклар алышынды, яшьләр кулында гаилә учагы кабынды, никахлашу таныклыгы тапшырылды. Ак кышларда ак вәгъдәләр бирелеп, районыбыз яңа­дан бер гаиләгә артты.

Яңа елда никахлашуны башлаган Мингәрәевларның аяклары җиңел булып, районыбызда матур, нык, тотрыклы  гаиләләр саны артканнан-артса иде!

Узган ел районыбызда  барлыгы 109 яңа  гаилә барлыкка килгән.  Быелның гыйнвар аенда  дәүләт хезмәтләре порталы аша 6 пар   законлы язылышуга гариза юллаган.  Узган елның гыйнварында 5 пар язылышкан булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев