Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Ак яулыгым – күңел сафлыгым”

Район үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Саба  җирле бүлеге район Сабантуен ел саен райондашларыбыз арасында милли конкурс үткәреп каршы ала.

Төрле елларда “Чигүле калфак”, “Саба сөлгесе”, “Җиңү кульяулыгы”,  “Намазлык һәм дисбе”  бәйгеләре оештырылып,  алтын куллы хатын-кызларыбыз мәйданга чакырылып хөрмәтләнде. Быел игълан ителгәне - “Ак яулыгым - күңел сафлыгым” конкурсына да 50дән артык эш кабул ителгән.

“Элек кызларыбыз Сабантуена ак яулык чигеп чыкканнар, һәр кызның үз чигү үрнәге булган, ул аны үзенчә матурлаган, бизәгән,  туташның киеменә карап аның уңган-булганлыгын билгеләгәннәр, яучыларны да шушы сыйфатларына карап җибәргәннәр. Безнең дә хатын-кызларыбызга нәкъ элеккечә татарча яулык бәйләү үрнәген кире кайтарасыбыз килә. Шунысы сөендерә, соңгы вакытта чигү осталыгы бик нык үсә, милли бизәк үрнәкләре арта бара. Конкурска бик матур, күз явын алырдай эшләр килде. Иң яшь катнашучыбыз - 6 класс укучысы, иң өлкәне - 8нче дистәсен ваклаучы ханым. Катнашучыларның барысына да зур рәхмәт. Җиңүчеләрне район Сабантуенда мәйданга чакырып тәбриклиячәкбез”, – дип уртаклашты Саба үзәкләштерелгән китапханә директоры Ләйсән Билалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев