«Акча да алабыз, эшкә дә өйрәнәбез» диләр җәйге ялны хезмәт белән үткәрүче укучылар
Июнь аенда 14 яше тулган 235 укучы төрле оешма-предприятиеләрдә эшләде
Районның хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша быелгы каникул чорында барлыгы 530 укучы эш белән тәэмин ителәчәк.
Укучыларның җәйге каникулларының икенче ае узып бара. Июль аенда 14 яше тулган 180 бала районыбызның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куя. Шунысы куандыра, елдан-ел эшкә урнашырга теләүче балаларның саны арта. Укучылар, беренчедән, төрле өлкәләрдә хезмәт чыныгуы алсалар, гаилә бюджетын тулыландырырга да менә дигән мөмкинлек бу. Әлбәттә, иң күп эшкә урнашучылар саны быел да Саба гимназиясенә туры килә. Җәйге каникулның өч аенда гимназиянең 169 югары сыйныф укучысына эш урыннары булдырылган. Шуларның 97се район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша теркәлеп эшләсә, 72се үзмәшгульлек программасында катнаша. Аерым алганда, районыбызның 34 оешма-предприятиесе белән укучыларны эшкә урнаштыру буенча килешү төзелгән. Укучылар өчен Сабаның барлык балалар бакчаларында, “Сабантуй” комплексында, Саба индустриаль паркында, Торак милекчеләре ширкәте, җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыяте, “Рамазан”, “Яшен” оешмаларында, “Таттелеком”, Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе, “Урта Саба” бригадасы, Саба шәһәр җирлегендә һәм башка оешмаларда аеруча күп хезмәт урыннары булдырылган.
"Июнь аенда гимназиянең 65 укучысы төрле оешма-предприятиеләрдә хезмәт куйды. Һәр оешмада балалар белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләр беркетелгән. Алар белән элемтәдә торабыз, эш сәгатьләре, укучыларның көндәлек эшчәнлекләре белән танышып барабыз. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшләүче укучылар хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт (Роструд) проекты – «Россиядә эш» - федераль дәүләт мәгълүмат системасы порталында иң элек теркәлү узарга тиеш. Порталда вакансияләр турында тулы мәгълүматлар саклана. Укучы кайсы оешмада эшләргә теләк белдерүен күрсәтеп резюме калдыра. Ул хуплангач, эшкә керү турындагы гариза да нәкъ менә шушы портал аша бирелә. Зур төгәллек соралса да, укучылар моны зур җаваплылык белән башкаралар. Район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша теркәлеп эшләү укучыларның алдагы тормышлары өчен дә зур роль уйный: социаль пенсиягә йогынты ясый, ягъни хезмәт стажына керә. Укучыларның җәйге чорда эшкә урнашуы матди яктан гына түгел, балага тормышка яраклашырга, мөстәкыйльлеккә әзерләнү буенча да бик яхшы мөмкинлек. Шулай ук бу бер яктан эшкә чыныгу булса, икенчедән, эшнең җаваплылыгын, катлаулылыгын аңлау, башкаларның, әти-әниләрнең хезмәтенә ихтирам белән карау буенча да йогынтысы зур", – ди гимназиянең социаль педагогы Гөлнара Шиһабиева.
Гөлнара Раиф кызы әйтүенчә, гимназия базасында өч айда 26 укучы эшләячәк. Алар тәҗрибә-җитештерү участогында чүп утау, биләмәне матурлау, кабинетларны җыештыру һәм башка эшләр белән шөгыльләнәләр. Үзмәшгульлек программасында катнашучы Сөмбел Әхмәтшина, Илзидә Дәүлиева, Ландыш Гыйниятова, Арина Шәяхмәтова без аралашканда кишер сирәкләү белән мәшгуль иделәр.
“Мин 7 сыйныфтан соң гимназиядә вожатый булып эшләдем. Узган ел “Таттелеком”га эшкә урнашып, беренче тапкыр хезмәт хакы алдым. Аны уку кирәк-яракларына тоттым. Җәйге чорда эшләү бик кирәк. Беренчедән, финанс ягыннан файдалы, икенчедән, эшкә өйрәнәсең. Быел яңа телефон алырга хыялланам”, –ди 9 сыйныфны тәмамлаган Илзидә Дәүлиева.
Белем бирү учреждениесендә 8 сыйныф укучысы Мәрьям Вәлиева сәркатип булып эшли. Бу эш аеруча кеше белән матур итеп мөгамәлә коруны, игътибарлылыкны сорый.
“Узган ел да гимназиядә үзмәшгуль булып теркәлеп эшләдем. Сәркатип эше күпкә кызыклырак, әмма җаваплырак. Һәркөн почтага килгән хатларны барлыйм, чыгарылыш сыйныф укучыларына белешмәләр бирәм, 1 сыйныфка керүче балаларның документларын кабул итеп алам. “Россиядә эш” сайтында укучыларга резюме белән гаризалар калдырырга булышам. Кәгазь эше күп булса да, миңа ошый”, – ди Мәрьям.
Быел укучылар 22 мең 440 сум хезмәт хакы һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша өстәмә 2650 сум алалар. Үзмәшгульләр гаилә бюджетын 23100 сумга арттырачаклар. 14-15 яшькәчә укучылар 4 сәгать, 16-18 яшьлекләр 6 сәгать эшли.
“Эш сораган балаларны хезмәт урыннары белән тәэмин итеп торабыз. Хәтта кечерәк яшьтәге балалар теләк белдереп мөрәҗәгать итәләр. Еш кына шуңа игътибар итәм: көндез оешма-предприятиеләрдә хезмәттә булган баланың тәртип бозарга, урамда теләсә нәрсә эшләп йөрергә вакыты да, көче дә калмый. Баланың үз-үзен тотышында бары яхшы якка гына үзгәреш сизелә”, – ди Гөлнара Раиф кызы.
Саба гимназиясе укучысы Әмир Фәсхетдиновны бассейнда хезмәт урынында очраттык. Сигез ел буе биредә йөзү белән шөгыльләнүче егет Россиякүләм ярышларда алдынгы урыннар яулауга ирешкән. Шуңа да аңа әлеге бина аеруча якын.
“Кечкенәдән монда йөзәргә йөрим. Кыш көннәрендә мәктәпкә барганчы һәм кайткач киләм. Шуңа да биредә эшләргә булдым. Мин бассейнның төбен, стеналарын чистартам, чәчәкләр арасындагы чүпләрне утыйм. Акчамны мотоцикл алырга җыям», –ди Әмир.
Ул моңа кадәр бассейнга спортчы буларак йөрсә, хәзер эшче буларак та килә. Суның ничек чистартылганын яхшы белә, шуңа да аны пычратырга беркемгә дә юл куймаячак. Гомумән, биредә җәйге каникул чорында тугыз бала хезмәт күнекмәләре алачак. Кызларга идәннәрне юу, бина эчен тәртиптә тоту вазифасы йөкләнгән. Алардан бассейн директоры Гөлназ Сафина да канәгать.
«Һәр елны егетләр-кызлар оешмабызда хезмәт күнекмәләре ала. Укучылар барысы да бик тырыш, уңганнар. Хезмәтне яратып, чын күңелдән башкарганнары сизелә. Мин аларның әти-әниләренә кечкенәдән эш тәртипләренә өйрәткәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм. Каникулның һәр аенда өчәр бала эшли. Җәйге ялларын файдалы хезмәткә багышлап, гаилә бюджетына керем керткән балаларга ничек сокланмыйсың?. Үзебездә эшләгән укучыларны 1 сентябрь тантанасында Грамота һәм акчалата бүләкләү гадәте яши”, – ди Гөлназ Сафина.
Саба индустриаль паркында да дүрт егет эшли. Шамил Котдусов, Ислам Мөхәммәдияров, Азат Сабиров, Булат Ибраһимовның хезмәттә тәрбияләнгән егетләр икәнлеге әллә кайдан күзгә ташлана. Без килгәндә дә алар “Триммер” белән парк биләмәсен чүп үләннәреннән арындыру белән мәшгуль иделәр. Көннәрнең эссе торганлыгыннан да, махсус баш киемнәре белән йөрсәләр дә, зарланмыйлар. “Үзара килешеп, матур итеп эшлибез. Егетләргә көн саен хезмәт тәртипләре буенча инструктаж үткәрелә. Аңлату эшләре алып барабыз. Каникул чорында 11 укучыга эш урыны булдырылды”, – ди Саба индустриаль парк җитәкчесе Илшат Хуҗин. Кыскасы, кайда гына булсак та укучылар хезмәтенә уңай бәя, мактау сүзләре генә ишетеп сөендек. Вакытны дөрес итеп бүлсәң, җәйге каникулда ял итәргә дә, акча эшләргә дә мөмкинлекләр җитәрлек.
“Мин узган ел да туган авылымда – “Юлбат” бригадасында эшләдем. Әтием “Цинк” заводында хезмәт куйгач, быел биредәге эш кызыксындырды. Әти белән бергә үк эшкә йөрим. Хезмәт хакымны әниемә бирергә җыенам. Моннан кайткач та, тик тормыйбыз, өйдә дә маллар күп, хуҗалык эшләрендә дә булышам. Дус-тату эшлибез, авырлыгын сизмибез ”, – ди Саба гимназиясенең 8 сыйныфын тәмамлаган Булат Ибраһимов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев