Акыл көрәшендә сынаштылар
Быел Татарстанда ТР цифрлаштыру министрлыгы ярдәмендә “ZamaCode” белем бирү проекты гамәлгә ашырылды. Ул 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен программалаштыру буенча белем бирүгә юнәлтелгән.
Әлеге проект кысаларында республика буенча беренче тапкыр районыбызда “ZamaCode Саба” дип аталган программалаштыру буенча олимпиада үтте.
Олимпиада иң элек онлайн форматта узып, анда районыбызның төрле мәктәпләреннән булган 130 укучы катнашкан. 9 сентябрьдә Саба урта мәктәбе базасында республиканың IT белгечләре катнашында олимпиаданың финал өлеше үтте. Анда икенче этапка узган районыбызның 17 укучысы программалаштыру буенча кабат үз мөмкинлеген сынап карады.
“ZamaCode – Россия яшьләренә IT-күнекмәләрне үзләштерүдә ярдәм итү өчен булдырылган белем бирү платформасы. Төп максатыбыз – IT дөньясында яшь талантларны ачып, аларга программалаштыру нигезләрен өйрәтү, гамәли күнекмәләрне үзләштерү һәм идеяләреңне “ZamaCode” белән бергә реаль проектларда гәүдәләндерү. Без мәктәп укучыларына программалаштыруны һәм цифрлы грамоталылыкны бушлай өйрәнергә ярдәм итәбез. Төп миссия – IT белем бирүне аңлаешлы һәм реаль тормышта кулланырлык итү. Һәр яшүсмернең, яшәү урыны һәм финанс мөмкинлекләренә карамастан, цифрлы дөньяда уңышлы киләчәккә өмете булырга тиешлегенә ышанабыз. Беренче олимпиаданы Сабада үткәрүебез һич очраклы түгел. Чөнки биредә яшьләрнең киләчәге өчен инициатива күрсәтүче, һәр яңа башлангычны күтәреп алучы җитәкчеләр эшли”, – диде “ZamaCodе” проектының җитәкчесе Газиз Җамалиев.
Укучыларга ике сәгать вакыт бирелеп, алар компьютер артында гамәли күнекмәләрне башкардылар.
“Физик ныклыкка түгел, акыл көрәшендә көч сынашасыз, кемнең көчлерәк булуын жюри түгел, компьютер үзе билгелиячәк”, –дип алып баручы катнашучыларны олимпиада шартлары белән таныштырды. Оештыручылар шулай ук Байлар Сабасында урнашкан белем бирү учреждениеләре укучылары белән мастер-класслар, төрле кызыклы викториналар да үткәрделәр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашып, укучыларны үткәннәрне дә онытмыйча, заман белән атлый белергә чакырды.
“Сез бүген әти-әниләрегезне дә заманча технологияләргә өйрәтергә тиешсез. Чөнки өлкәннәргә караганда яңаны сез тизрәк уйлап табачаксыз. Без телибезме, юкмы, көннән-көн тормышыбызга ясалма интеллект дигән сүз ныграк үтеп керә. Киләчәк сезнең кулда. Аның нинди булуы сезгә бәйләнгән”, – диде ул үз чыгышында.
“ZamaCodе” олимпиадасында аеруча “Оникс” мәгариф үзәге укучылары зур активлык күрсәттеләр. Өч призлы урынга да әлеге белем бирү учреждениесенең 11 сыйныф укучылары лаек булды. Илгиз Гарафиев (III урын)– 20 мең, Бәхтияр Гыйльметдинов (II урын) 30 меңлек сертификатка ия булды. Җиңүче булып Руслан Садыйков танылды һәм аңа 50 меңлек сертификат тапшырылды. Шулай ук укучыларында программалаштыру буенча кызыксындыру уяткан укытучылар да сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнделәр.
“Мин программалаштыру белән ике ел шөгыльләнәм. Үзем кызыксына башлап, биремнәр эшләп, сайтларда уеннар ясап өйрәндем. Информатика буенча олимпиадада муниципаль этапта җиңүче, Россиякүләмендә призлы урыннар яулаганым бар. Информатика укытучыбыз “ZamaCode” оештырган олимпиадада катнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп үземне сынап карарга булдым. Мәктәптә тә Рәсим Тәснимович белән, өйдә үзлегемнән ныклап әзерләндем. Җиңүгә өметем зурдан иде, хыялларым акланды. Укуымны “Иннополис”та дәвам итеп, программист булырга телим. Яшьтәшләремә дә вакытларын файдалы шөгыльләрдә уздырырга киңәш итәр идем”, – ди “Оникс” мәгариф үзәге укучысы Руслан Садыйков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев