Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алар йөрәгендә- комсомол ялкыны

29 октябрь- комсомол туган көнгә 105 ел тулды

 Әлеге дата уңаеннан район үзәк  китапханәсе каршындагы  “Өлкәннәр” клубында, комсомол мәктәбен үткән буын вәкилләре очрашты. Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән. Илнең берничә буын гражданы, ягъни ике йөз миллионга якын кеше, комсомол мәктәбен үткән. Бу – ил тормышындагы үзе бер дәвер, чөнки Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача теркәлмәгән. Чарада катнашкан һәркем районның комсомол, пионер эшчәнлеген яктырткан китапларын, шигырьләрен, җырларын, шулай ук октябрят, пионер, комсомол атрибутикасы булган галстуклар, барабан, боргы, значоклар, һәм башка әйберләрне кызыксынып карадылар, шул чор белән бәйле хатирәләрне искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев