Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АЛИМЕНТ – ҖӘЗА ТҮГЕЛ, БУРЫЧ УЛ

Алимент түләү мәсьәләсенең хөкүмәт югарылыгында кү­зәтүгә алынуы проб­ле­ма­ның бик җитди бу­луын күрсәтә. Без Саба районы җәмәгать судьясы Айгөл Шәй­­мәрдановага алимент тү­ләү тәртипләре турында сөй­ләвен сорап мө­рәҗәгать иттек.

 –  Законда  алимент түләүнең  ике юлы каралган: якларның узара  килешүе  буенча  һәм суд  карары  нигезендә. Әгәр ата белән ана арасында үзара алимент түләү килешүе төзелмәсә, баланы тәрбияләүче ата яки ана, судка баланы тәэмин итүдән баш тарткан атадан (анадан)  алимент эзләү турында гариза бирергә мөмкин. Шунысы да бар: алимент эзләү өчен ата белән ананың аерылган булуы мәҗбүри  түгел. Ата белән ана бергә яшәп тә, аларнын берәрсе баланы тәэмин итүдә катнашмый, аның яшәү ихтыяҗларын кайгыртмый икән, бу очракта ата яки ана аерылышмыйча да, алимент эзләү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итә ала. Әгәр судка аерылышу турында гариза керсә, суд никахны өзү  карары кабул иткәндә  алимент мәсьәләсе күтәрелми  калмый.

Алимент эзләү турында дәгъ­валарны күп очракта җәмәгать судьялары карый. Әгәр гариза дөрес язылып, тиешле документлар, дәлилләр теркәлгән булса, 5 көн эчендә суд боерыгы чыгарыла. Мәсәлән,  2017-2018 елларда шундый боерыклар саны 38гә җитте. Дәгъва гаризасы буенча алимент эзләүгә бәйле гражданлык эше исә 1 ай эчендә якларны чакырып, аларның фикерен тыңлап, эш буенча булган дәлилләрне тикшереп, карала. Җәмәгать судьялары  2017-2018 елларда мондый төр 34 гариза карадылар. Күп очракта мондый формада гаризалар җавап тотучының хезмәт хакы яки башка кереме булмаганда, яисә хезмәт хакы яки башка кереме үзгәрә торган, даими тугел, натуралата яки чит ил валютасында булганда, алиментның күләмен төгәл суммада билгеләү турында бирелә. 2017-2018 елларда барысы 19 суд карары буенча алимент күләме төгәл суммада билгеләнде. Күп очракта әти кешедән алимент эзләү турында гариза белән әниләр килә. Балаларын тәэмин итмәүче, аларга тиешле тәрбия бирмәүчеләр арасында 3 әни дә булуы аеруча борчуга  сала.

Алимент эзләү турында суд карары чыгарылганнан соң  башкару кәгазе дәгъва белдерүчегә яки аның үтенече буенча суд приставлары хезмәтенә җибәрелә. Суд карары чыгарылуга да карамастан, балаларына алимент түләү бурычын үтәмәүче  ата-аналар бар. Бу очракта алиментчыга карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 нче статьясы нигезендә эш кузгатыла. Агымдагы елда җәмәгать судьялары әлеге статья буенча 15 эш карадылар. 2017 елда - 5 эш. Саннардан куренгәнчә, 2018 елда әлеге статья буенча административ эшләр саны арткан. Күп очракта хокук бозучыларга карата төзәтү эшләре җәзасы кулланылган (13 кеше), 1 кешегә карата 10 тәүлеккә административ арест билгеләнгән. Бер анага карата, төзәтү эшләре һәм административ арест билгеләп булмау сәбәпле, 20 мең сум штраф салынган.

  Шулай ук законда  административ жаваплылыкка тартылганнан соң, кабат 2 һәм аннан күбрәк ай дәвамында нигезле сәбәпләрсез  балага алимент түләмәгән өчен җәза каралган. Бу очракта алимент түләмәүче РФ Җинаять кодексының 157нче статьясы (1нче бүлек) буенча хөкем ителүче буларак суд каршына баса. Әлеге статья буенча 2017-2018 елларда 4 җинаять эше каралды: 3 кешегә карата төзәтү эше билгеләнде, 1 кеше шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

 Суд залында кайбер әти­ләрдән: “Нишләп әле мин аерылышкач та, хатыныма акча бирергә тиеш, түләмим”,– дигән сүзләр ишетергә туры килә. Алиментлар, кайсыбер ата-ана ялгыш уйлаганча, баланың әнисенә яки әтисенә түгел, ә балага эзләнә һәм нәкъ менә аны тәэмин итәр өчен тотылырга тиеш. Шуны әйтәсе килә: гаилә таркалган очракта да сез әти һәм әни, ә бала сезнең улыгыз яки кызыгыз булудан туктамый. Шуна да балаларыгыз нәкъ менә хәзер, үсеп, балигълык яшенә житеп, үз көнен үзе күрә башлаганчы, сезнең ярдәмгә  мохтаҗ. Олыгаеп, үзләре дә балалар ярдәменә мохтаҗ була башлагач, үкенергә туры килмәсен өчен алимент түләмәүче ата-аналар шул хакта онытмасыннар иде.

Әңгәмәдәш - Фәнил Мәүлетов.

Фото: https://pixabay.com | loilamtan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев