Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алтыннарга тиң гомер

60 ел парлы гомер кичергән Кафия һәм Харис Баһаветдиновлар октябрьдә бриллиант туйларын каршылый.

undefined

Никахларны күктә укыла, диләр. Әгәр шулай булмаса, Буа районының Суыксу авылы егете Харис Амур өлкәсендә туып, Казан шәһәренә кайтып төпләнгән Кафия исемле кыз белән Явлаштауда очрашып, йөрәкләрен мәңгегә бергә бәйли алырлар идеме? Буа ветеринария техникумында укыган Харис Баһаветдинов 1958 елда районыбызга практикага килә. Азин ветучастогының баш ветеринария табибы Миннебай Нигъмәтуллин булдыклы егетне шунда ук күреп алып, бирегә эшкә җибәрүләрен сорап уку йортына чакыру юллый. 1960 елда диплом алып эшкә килгән Харис абый бәлки шушы төбәктә төпләнеп каласын чамаламагандыр да. Яшь белгечне 12 авылны берләштергән дүрт колхозга хезмәт күрсәтүче Азин ветучастогына баш мал табибы итеп билгелиләр. Ат җигеп авылларда эш белән йөри торгач, егет Явлаштауда фельдшер булып эшләүче чибәр кыз турында ишетә. «Малларга укол кадарга артык энәң юкмы? Хайваннар тик тормый, энәләр сына», - дип медпунктка керә ул. Фельдшер кыз, әлбәттә, ярдәм итә. Егетнең кыз белән танышырга хәйләсе генә була бу. «Ул энәләрнең малларга ярамаганын да беләм, әмма кыз белән сүз башларга сәбәп бит», - дип көлеп искә ала Харис абый. Амур өлкәсеннән 1950 елда Обсерватория бистәсенә күченеп кайтып, Казанда медучилище тәмамлаган кызны да юллама белән 1957 елда бирегә эшкә җибәргәннәр икән. Ничек язмыш димисең инде моны? «Мин Явлаштауда яшәгән фатир хуҗасы Таһирә апа сыерын уколга алып киткән иде. Бүгенгедәй хәтерлим, кайтып керде дә: “И җитез-булган, матур яңа ветврач килгән. Шуны карап торып сыерым аягыма басты», - ди кайткач. Ул идарә кушуы буенча атлы кешеләрне төшке ашка кертә иде. Берсендә шушы ветврач егет тә керде. Шуннан бездә еш була башлады ул», - дип искә ала Кафия апа. Баһаветдиновлар әлеге яшьлек хатирәләрен бүгенгедәй хәтерләп, бер-бер артлы күңелдән яңарталар. Бергә узылган гомернең һәр көне матур бизәк булып йөрәк түрендә саклана, бер йомгак булып чорналган, уртак язмыш, уртак кичерешләрнең һәр бөртеге кадерле. Яшьләргә йөрәкләрен мәңгегә бергә бәйләгәнче аерылышып торырга да туры килә әле. Кафия апа юллама вакыты узгач, кире Казанына күчеп китә. «Васильево» санаториенда шәфкать туташы булып матур гына эшләп йөргәндә, таныш егет эзләп таба аны. «Июльдә киткән булса, октябрьдә кире алып кайттым мин Кафияне», - дип сөйли Харис абый. Яшь гаилә Иләбәрдә МТС конторы бинасындагы фатирда яши башлый. Харис абый үзенә беркетелгән зонада малларның сәла­мәтлеген кайгыртса, Кафия апа Эзмә, Иләбәр, Өтернәс авылларына медицина ярдәме күрсәтә. 1970 елда Эзмәгә йорт салып, бирегә төпләнәләр. Юлсызлык үзәккә үтә, төнлә тездән саз ерып йөрүләр, бәбиләр вакыты җиткән хатыннарны тәүлекләп саклаулар, авыруларга дүртәр тапкыр барып укол кадаулар – кыскасы, әлеге хезмәтнең нечкәлекләре язып тормыйча да аңлашыла. Әмма башкарган эшләренә чын күңелдән бирелгәнлек, авыл халкының ихтирамы, бер-берсенә булган мәхәббәтләре аларга тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга көч-куәт бирә. Икесе дә бөтенләй таныш булмаган чит төбәккә килеп төшеп, сыенырга бер дус-туган булмыйча, тырыш хезмәтләре белән тиз арада хөрмәт яулыйлар алар, үз кешегә әйләнәләр. "Төнлә йокы күрмәдек. Гомеребез буе капка ачылган саен кайсыбызны алырга киләләр икән, дип яшәдек. Төнлә ашыгыч чакырулар буласын күңел алдан ук сизенә, күзгә йокы керми иде. Эшебезне бик яратып башкардык. Яшьлек белән авырлыгы да сизелмәгән. Авыл халкын бик яраттык. Башкаларга ярдәм итә алуыбыз белән бик бәхетле булдык», - ди Кафия апа. «Безнең, ичмасам, йөрергә ат бар иде, Кафиягә бигрәк авырга туры килде, балалар бакчасы юк, балаларны карау да аның өстендә булды»,-ди Харис абый. Ике кыз үстерәләр алар. Резеда – медицина хезмәткәре, Наиләләре бухгалтер белгечлеге ала. Әти-әниләренең тигезлегенә куанып, атна саен кайтып, ярдәмләшеп яшиләр. «Картлык бер җирне дә онытмый икән ул. Күзгә дә, колакка,да, аякларга да килә», – ди Кафия апа. Баһаветдиновлардан 60 ел дус, тату яшәү сере белән кызыксынам. «Барлык кыенлыкларга да сабыр итеп, бер-береңнән канәгать булып, килешеп яшәргә кирәк. Өй эчендәгене урамга чыгарырга ярамый»", - ди гаилә башлыгы. «Ике арага ялган, алдау кертү тормышның ныклыгын җимерә. Бу кешегә бөтен ышанычны бетерә. Аласы әйберең булса да, әйтеп ал, рөхсәт юк икән - сабыр ит, ир барыбер бер күнәр. Гомер буе Харис сүзе закон булды, минеке дә аяк астына салып тапталмады. Тормышның алтын кагыйдәләренең берсе менә шул – бер-беребезнең сүзеннән чыкмадык",– ди Кафия апа. «Һәркем үз тормышына карата кагыйдәләрне үзе булдырырга тиеш",– дип өсти Харис абый.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев