Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АНА КАПИТАЛЫ – ГАИЛӘ ӨЧЕН

Саба районында 2019 елда 69 анага гаилә капиталының дәүләт сертификаты тапшырылды. Әлеге акчаны кулланырга гариза белән 131 гаилә мөрәжәгать итте. Шуларның 61 проценты Ана капиталын торак кредитларын тулысынча яисә өлешчә капларга, 31 проценты торак шартларын яхшыртырга тотарга теләвен белдергән. Балаларга белем бирүгә юнәлтүне сорап – 7, айлык түләүләр өчен 1 проценты гариза язган.

Ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ягъни ана капиталы алу хокукына ия булу өчен сертификат алу хокукы бируче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы шарт. Ә сертификат алу һәм аннан файдалану вакыты чикләнмәгән. 2019 елда ана капиталы 453 мең сум тәшкил итә. Ана (гаилә) капиталы алу хокукына 2007 елның 1 гыйнварыннан соң икенче, өченче яисә аннан соңгы балалар тапкан яки уллыкка бала алган гаиләләр ия. Сертификат гаиләгә бары бер генә тапкыр бирелә.Ана капиталына сертификат алу өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды органнарына гариза белән мөрәжәгать итәргә кирәк. Гаризаны сертификат алуга хокук бируче бала туганнан соң да, гаилә өчен уңайлы башка вакытта да Пенсия фондына килеп бирергә, шулай ук «Гражданнарның шәхси кабинеты» аша да юлларга мөмкин. Ана капиталы программасын гаиләләр өчен тагын да уңайлырак итуче электрон сертификатлар бирү хезмәте күрсәтү 2018 ел башыннан гамәлгә керде.

Ана капиталына электрон сертификат алу өчен гаризаны шәхси кабинет аша бирергә кирәк. Аннары гариза бирүче Пенсия фондына мөрәжәгать итә. Бу бары бер тапкыр – балаларның туу турындагы таныклыклары кебек шәхси документларны биру өчен эшләнә. Сертификат алу өчен кабат Пенсия фондына мөрәжәгать итәргэ кирәкми. Пенсия фонды ана капиталы бирү турында уңай карар чыгарганнан соң, сертификат автомат рәвештә гариза бирученең шәхси кабинетына җибәрелә. Сертификат белән бергә кабинетка сертификат хакында кирәкле мәгълумат тупланган электрон документ та юллана. Әлеге мәгълуматларны экран аша карарга да, принтердан чыгарырга да мөмкин.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев