Җанисәпкә кердеңме?
Бу көннәрдә өсләренә зәңгәр җилет кигән, сан алуның махсус эмблемасы төшерелгән зәңгәр шарфлы, махсус таныклыгы булган җанисәп алучылар белән очрашмаган кешеләр калмагандыр.
18 октябрьдән башланган халык санын алу 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Район статистика бүлеге мәгълүматларына карасак, 25 октябрь – Бөтенроссия халык санын алуның сигезенче көнендә районда якынча 15мең кеше исәпкә алынган. Шуларның 500е – РФ дәүләт порталы аша, 500гә якыны махсус участокларга үзе килгән, ә халык санын исәпкә алучылар йорттан-йортка кереп 14 меңгә якын кешене теркәгәннәр. Районда якынча 31 мең кеше исәпкә алынырга тиеш.Дәүләт статистикасының җирле бүлеге җитәкчесе Руслан Сафин әйтүенчә, районыбызда халык санын алуны 9 контролер, 56 исәпкә алучы, 1 район дәрәҗәсендәге инструктор башкара. Һәрбер сан алучыга аерым участоклар бүленеп, аларга 500-600 кешене теркәү бурычы куелган. Бер көндә якынча 25 кешене исәпкә алырга туры килә. Шушы көннәрдә халык санын алучыларның берсе – Әлфинур Сәгыйтова белән очрашып, җанисәп алуның барышы белән таныштык. Әлфинур Гаяз кызының бу эштә тәҗрибәсе зур, алда узган сан алуларда да катнашып, әлеге өлкәдә нечкәлекләргә төшенеп өлгергән.
Мәктәп, Үзбәк Закиров, Татарстан, Тукай урамнарының яртысы Әлфинур ханымның участоклары санала. «Миңа бу эш бик ошый. Мин кешеләр белән аралашырга бик яратам. Узган сан алуларда да шушы урамнар бүленгән иде, шуңа да бу тирәләр күпмедер таныш дияргә була. Мин челтәрле маркетингта эшлим, шуңа күрә кеше белән эшләү күңелемә якын. Иң мөһиме, үзеңне тыныч тотарга, матур итеп әңгәмә кора белергә кирәк. Әлбәттә, кешеләр башта шикләнебрәк каршы алалар, аннары, ияләнеп, мәгълүматларны туплап бетергәч, чәй эчәргә дә кыстыйлар. Ягымлы итеп озатып калалар», – ди Әлфинур ханым. Мәктәп урамының 2б йортында яшәүче Миннесания апа Җиһаншина да сан алучыны якты йөзе белән каршы алып, өйнең түренә дәште.
«Телевизордан сан алучыларны күргән идем, бүген менә шуннан танып алдым. Алайса радио-телевизордан гел кисәтеп торалар бит. Шәһәр җирендә төрле хәлләр бар икән. Үзен сан алучы дип ялганлап, ишек ачтырган очраклар турында да сөйләделәр. Ярый, хуҗалар уяу булып, бу шикле кешенең махсус киемнән булмавына игътибар итәләр. Шунда ук полиция чакырталар. Шәһәр җирендә бу яктан куркынычрак булса да, мин сан алучыны әллә кайдан таныдым. Җан исәп алуны җәмгыять өчен бик кирәк әйбер дип саныйм. Бөтен нәрсәнең исәбе булырга тиеш бит», – ди Миннесания апа. Алар улы Илнар гаиләсе белән өйдә биш кеше яшиләр. Миннесания апа сан алучы Әлфинур Сәгыйтовага эштәге улы, килене, оныклары турында тулы мәгълүматлар биреп, бу эш 20 минутка сузылды. Әлфинур ханым әйтүенчә, барлык гаилә әгъзалары да өйдә булмаганда, әти-әни биргән мәгълүматлар теркәлә. Бернинди документ та таләп ителми. Һәр көнне 17.00 сәгатьтә сан алучыларның көндәлек тупланган мәгълүматлары контролерларга юллана. Алар үз чиратларында җирле статистика бүлегенә җибәрәләр. «Сан алуга алдан әзерләделәр, махсус тестлар тапшырдык. Сорауларның әлләни катлаулысы юк. Бары тик белеме турындагы сорауга гына икеләнеп калалар. Чөнки ул тагын берничә өлешкә бүленә (башлангыч, төп, урта, махсус, бакалавр, магистратура, һ.б). Өйдә кеше булмаган очракта махсус язмача белешмә калдырыла. Анда исәпкә алуны өч төрле юл – сан алучыны өйдә көтү, РФ дәүләт порталы аша теркәлү һәм махсус стационар участокларга килү мөмкинлеге турында язылган. Әлбәттә, пандемиягә каршы барлык таләпләр төгәл үтәлә. Йортларга килгәнче авыртмыйлармы, сан алучыга мәгълүматлар бирергә мөмкинлеге булу-булмавы белән кызыксынабыз. Авырткан очракта туганнарыннан телефон номерларын табарга тырышабыз. 22.00 сәгатькә кадәр йөрибез. Кич белән йөрү куркынычрак. Төрле кешеләр белән очрашырга туры килә, полиция ярдәмгә килгән очраклар да бар», – ди Әлфинур Сәгыйтова.
– Быелгы сан алу 33 сорауны үз эченә алган, анда сораштырылучының социаль-демографик хәле, торак шартлары, ничә тел белүе, белеме, хәтта өйдә интернет бармы, юкмы икәнлеге дә сорала. Җанисәп алу 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев