Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Армия – чыныгу мәктәбе

Ватанны саклаучылар көне уңаен­нан 22 фев­раль­дә Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен башларын салганнар һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларны искә алуга багышланган тантаналы чара узды.

  Анда  Татарстанның һәр муниципаль районы катнашып, башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов җитәкчелегендәге районыбыз делегациясе  иң элек Җиңү паркында урнашкан Мәңгелек утка венок  салдылар. Делегация составында социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, хәрби сугыш хәрәкәтләре ветераннары Әнвәр Гафиятуллин,  Ирек Галимуллин, Раил Ханов, Халит Хәсәншин, Рөстәм Газиҗанов, Шәмәрдән лицееның тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Дилюс Вәлиуллин, «Яшь  армияче» хәрби хәрәкәтеннән    Илсаф Тимергали­ев катнашты.  Салих Сәйдәшев исемен­дәге зур концертлар залында узган тантаналы чарада  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде, ил алдында хәрби бурычын намус белән  үтәгәннәре, батырлык үрнәкләре күрсәткәннәре өчен  зур рәхмәтен белдерде.  Ир-егетләр хөрмәтенә  Татарстанның сәнгать осталары концерты, суворовчыларның хәрби  чыгышлары  тәкъдим ителде. Шулай ук   ВДНХ да урнашкан тарихи музей белән танышу да сәяхәткә үзенчәлекле төсмер өстәде.  «Бик матур чарада катнашып, бик җылы тәэсирләр белән кайттык. Мин хәрби бурычымны 1986-1989 елларда башта Таджикстанда, аннан 1елын Әфганстанның  «Янги-Кола» провинциясендә чик буе гаскәрләрендә  үтәдем. Безнең төп бурыч –  Советлар Союзыннан төрле продукция,  ягулык материаллары һәм башкалар төялгән машиналар   колонналарын  бронетехникалар белән чик буена озату иде.  Сугыш хәрәкәтләрендә дә катнашырга туры килде. Ватанны саклаучылар көне якынлашканда сугышчан хатирәләр бик яңара. Мондый  чараны оештучыларга зур рәхмәт», - ди Сабадан Ирек Галимуллин. Шәмәрдәндә яшәүче Халит Хәсәншин да тантанада алган кичерешләре белән уртаклашты. «Сәяхәт бик ошады. Безнең белән беррәттән, яшь армиячеләр дә бар иде.  Бу көн алар өчен дә Ватанны саклау –  ир-егетнең бурычы икәнлеген тагын бер кат искәртте.  Армия – ир-егетләргә чыныгу мәктәбе. Ватанны сакларга барырга курыкмаска, киресенчә горурланырга кирәк. Мин 1995-1997 елларда Брянск өлкәсендә  солдат хезмәте үтәдем.  1998-2002 елларда хәрби комиссариат аша үз теләгем белән   контракт нигезендә  Таджикстанда, аннан 6 ай Чечняда булдым. Бүген инде ялдамын. Бергә хезмәт иткән иптәшләрне күрдек, хатирәләрне уртаклаштык, сәя­хәт тәэсирләре күңелдә озак яшәр әле», ди Халит Хәсәншин.

Автор фотоларпы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев