Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ат спорты буенча “Татнефть” Кубогына багышланган ярыш нәтиҗәләре

2019 нче елның 5 нче- 6 нчы апрель көннәрендә Актүбә бистәсенең ат спорты мәктәбендә яңа ачылган манеңда “Конкур” һәм “Выездка” буенча ярышлар булып узды.Ярышларда Казан, Әлмәт, Алабуга, Зәй шәһәрләреннән, Саба һәм Азнакай районнарыннан килгән 50гә якын спортчы көч сынашты.

“Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары нәтиҗәләре:

Нуриева Диләрә “Балалар” категориясендә “Сабрина” атамалы атта 3 урын яулады.

“Сабантуй” спорт мәктәбе тренеры Ахмитшина Кира Николаевна  “6 яшькә кадәрге атлар” категориясендә “Файн-Тайм” атамалы атта 1 урын,  “Колари” атамалы атта 3 урын алды.

“Сабантуй” спорт мәктәбе тренеры Мустафин Равил Абдулович “Гомуми зачет” категориясендә “Калахан” атамалы атта 2 нче урын алды.

 Җиңучеләр һәм призерлар  кубок, медаль, грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.

Спортчыларыбызны  котлыйбыз һәм  уңышлар теләп калабыз!

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев