Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Әтием шикелле батыр йөрәкле солдат буласым килә...”

“Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын Сезгә!” Махсус хәрби операциягә якын кешесен, туганын озаткан һәркем шул теләк белән яши. Киткәннәр дә тизрәк әйләнеп кайтып, якыннары белән очрашу көннәрен көтә.

 Теләче районы Шәтке авылы егете Данис Рәхимов та бер ел элек мобилизацияләнгән булган. Ялга  кайтуыннан  файдаланып, аның белән әңгәмә корып  алдык.

Данис Рәхимов 1986 елның сентябрь аенда туган. “Минем ике абыем бар. Әти-әниләрем дә исән-саулар, Аллага шөкер. Алар Шәткедә уртанчы абыем гаиләсе белән яши. Олы абыем гаиләсе белән Казанда. Үземә килгәндә, мин 2003 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан ветеринария академиясенә укырга кердем. 2009 елда диплом  алгач, армиягә киттем. Җәй айлары иде. Башта учебкага Перьм өлкәсенә җибәрделәр. Бер ай шунда булганнан соң, Энгельс шәһәренә күчерделәр”, – дип сөйли Данис.

 Хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, егет туган авылында ветеринария табибы булып эшли. Ике елдан соң, аны  Мамадыш районы авыл хуҗалыгы идарәсенә чакыралар һәм нәселле үгезләр үрчетүне җайга  салу бурычын  йөклиләр. Мамадышта Саба кызы белән танышып, гаилә коргач, безнең районга  күченеп кайталар. Данис 3 ел ветеринария лабораториясендә җитәкче булып эшли. Аннары Теләче районы Муса Җәлил исемендәге колхозга җитәкче итеп чакырып алалар. Анда 2 ел хезмәт куйганнан соң, Кама Тамагының “Татагролизинг” компаниясенә генераль директор итеп җибәрәләр. Бер елдан соң кабат Теләчегә кайтып баш зоотехник вазифасын үз өстенә ала.

“Кызыл Мишә авылында терлекчелек торагы җиһазларын программалаштырганда  мобилизация башланды. Безне беренче агым белән  26 сентябрьдә Казанга алып киттеләр. Полигонда бер айга якын өйрәттеләр дә, 26 октябрьдә эшелоннарга төяп, Воронеж өлкәсендәге шәһәрчеккә китерделәр. Кораллар алып, Луганск-Сватово юнәлешендә урнаштык. Сосново поселогын сакладык. Әкренләп алга таба күчерәләр. Землянкалар казып, шунда яшибез. Җир өстендә йөреп булмый. Без һәрвакыт куркыныч астында. Теләсе кайсы вакытта утка тотарга мөмкиннәр. Армия хезмәте дисциплинага, бердәмлеккә, дуслыкка өйрәтте. Халыкка, җитәкчеләргә рәхмәт. Гуманитар ярдәм килеп тора. Аңа аерым кеше җаваплы. Ул каршы ала, бушатып, тигез итеп һәрберебезгә бүлә. Монда минеке, синеке дигән әйбер юк. Барысы да уртак”, – ди Данис.

 Туган якларына кайткан хәрбинең ял көннәре инде тәмамланып килә. Озакламый алар кабат юлга кузгала.  “Ике улым, тормыш иптәшем миңа алга таба яшәргә көч бирә. Илне кемдер сакларга тиеш. Ватанпәрвәрлек гаиләдән, мәктәптән киләдер дип уйлыйм”, – ди хәрби бурычын батырларча үтәүче Данис. Аның 2нче сыйныфта укучы улы барысын да аңлый. Ул да: “Әтием шикелле батыр солдат булырга телим”,– ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев