Әтиләр-сакта, сабыйлар бәйрәмдә
Бүген Саба урта мәктәбенең актлар залында әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды.
Бәйрәмгә җыйналган 84 баланы һәм аларның әниләрен муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. Гаиләләргә сабырлык, дөньяга тынычлык, сабыйларга бәхетле киләчәк теләде. 'Бүген ир- егетләребез яныгызда булмаса да, алдагы бәйрәмнәрне бергә- бергә каршы алып, үз балаларызны әти- әни җылысында үстерергә насыйп булсын", - диде район башлыгы.
Балаларны тәбрик итәргә Кыш бабай, Кар Кызы, төрле әкият геройлары килделәр. Бәйрәм тамашасында бергәләп күңелле уеннар уйнадылар, Кыш Бабайга сәләтләрен күрсәтеп бүләкләр алдылар. Һәркемнең теләге бер - якынлашып килүче 2025 ел һәр гаиләгә бәхет- шатлык, илләргә иминлек алып килсә иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев