Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җаваплылыгы чикләнгән “Лукоз Саба” җәмгыятенең еллык хисап җыелышы

8 февральдә җаваплылыгы чикләнгән “Лукоз Саба” җәмгыятенең 2020 нчы елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча еллык хисап җыелышы булып үтте.Хисап җыелышында хуҗалык җитәкчелеге, белгечләр, хезмәткәрләр һәм Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Г.Ш. Хәсәншин катнаштылар.

“Лукоз Саба” җәмгыяте коллективы артык зур булмаса да (җәмгыятьтә барлыгы 30 кеше хезмәт куя), мал саны һәм җитештергән продукция күләме буенча хуҗалык Россиядә һәм БДБ илләрендә иң эреләрдән санала. Бүгенгесе көндә хуҗалыкта кәҗә саны 3 801 баш исәпләнә. 2020 нче елда җитештерелгән тулаем продукция бәясе 66 млн 598 мең сум тәшкил итә. Хуҗалыкның төп юнәлеше кәҗә сөте җитештерү һәм нәселле кәҗәләр үрчетү булып тора. Еллык хисап җыелышында хуҗалык җитәкчелеге һәм белгечләре 2020 нчы елдагы эшчәнлеккә анализ ясап, ирешкән уңышларга һәм хуҗалык эшчәнлегендә булган кимчелекләргә дә тукталдылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Шәйхулла улы “Лукоз Саба” җәмгыяте коллективына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм коллективның яшь, бердәм булуын билгеләп үтте. Шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе хуҗалыкның җитештерү мөмкинлеге зур булуын ассызыклап, 2021 нче елда коллективка сөт җитештерүне 800-1000 тоннага җиткерү бурычын куйды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев