Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Авиация иле» авиамодельләштерү буенча район семинар-практикумы

2022 нче елның 12 нче октябрендә, Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында техник юнәлешендәге өстәмә белем бирү педагоглары өчен «Авиация иле» авиамодельләштерү буенча район семинар-практикумы узды.

      Семинар-практикум шартлары буенча берләшмәдән бер бала белән килергә кирәк иде. Өстәмә белем бирү педагогы Хәсәнов Илнат Илшат улы Авиамодельләштерү теориясе буенча ачык дәрес үткәрде, аннары семинар-практикумда катнашучылар остаханәгә күчтеләр, анда мастер-класста һәркем «Аккош» планер моделен ясады. Өченче өлештә чарада катнашучылар үзләренең планерларын очырдылар һәм алар арасында авиамодельләштерү буенча район ярышлары үткәрелде. Ярышларда җиңүчеләр район мәгариф бүлеге дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев