Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Авыл мөгаллиме” дип аталган портрет - кичә

10 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында “Авыл мөгаллиме” дип аталган портрет - кичәүткәрелде. Чара Олы Шыңар урта мәктәбенең математика укытучысы, 40 елга якын балаларга белем биргән Хәмит Габдерәшит улы Габдерафиковның 60 яшьлек юбилеена багышланган иде

Юбилярны укучылар, укытучылар коллективы, ООО”Туган як” вәкиле, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре, гаиләсе , өлкән укытучылар тәбрикләде. “Ак калфак” клубы исеменнән Дания Хаҗиева, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар үзләренең музыкаль сәламнәрен тапшырдылар, ә экранда Хәмит абыйның гаилә архивыннан, хезмәт һәм тормыш юлыннан  слайдлар чагылыш тапты.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев