Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АВЫЛ ЖЫРЛЫЙ, ДИМӘК, ЯШИ...

Авыллар таркала, заманында гөрләп эшләгән колхозлар да бетерелде, авылда калырга теләүче яшьләр юк дәрәҗәсендә дип күп сүз сөйләнелә хәзер. Туган төбәгем – Алан-Елга авылына кайткан саен әлеге сүзләрнең өлешчә генә дөрес булуына сөенеп киләм. Бүгенге көндә бик төзек ул, гөрләп яши. Авылның яшәешен яхшырту, үзгәртү иң беренче халыкның үз кулында.

Шекше авыл җирлегендә өч ай дәвамында барган  урам концертлары моны ачык дәлилләде. Мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Хисмәтова  һәр йортка кереп, концерт оештыру буенча сөйләшкәннән соң, монда яшәүчеләр бу тәкъдимне хуплап, зур әзерлек башлана. Шулай итеп барлыгы алты концерт уздырылып, аларда 280 үзешчән катнаша, 1200 тирәсе кеше тамаша кыла.  Әлеге чарага һәр урамның яше-карты, кияү-киленнәре, кайткан кунаклар  да тартыла. Үз тырышлыклары белән фольклор, җыр, бию, пантомима, пародия, скетч һәм театраль күренешләрдән торган өч сәгатьлек концерт программалары әзерләнә. Әнә, 13 кенә  хуҗалыклы Татарстан урамы да нинди күңелле тамаша тәкъдим итте. Ә бит эштән соң кешене һәр кичтә репетициягә (акча түләнми торган хезмәткә)  җәлеп итү рәхәт эш түгел. Монда катнашучыларның авылдашларыңны, үз ура­мыңны ярату, аның яшә­ешен тагы да күркәм итү теләге  көчле булгандыр.

 Халык телендә «Аргы оч» дип йөртелүче 1 Май урамы Шекше белән Алан-Елга авылын тоташтыручы күпер дә булып тора.  Монда яшәүчеләр җыр-моң бүләк итүдән тыш,  үзләренең кунакчыл, тырыш икәнлек­ләрен күрсәтеп, тамашачыларны коймак, чәй белән каршылап, мәдәният йорты фойесында кул эшләре күргәзмәсе дә оештырганнар иде.   Аеруча “Тарлау оч” уңганнары әзерләгән күргәзмәдә Дамир Нигъмәтҗановның 2008  елдан җыя башлаган сәгатьләр коллекциясен барысы яратып карады.

   Ә авылыбызның иң озын Кооператив урамы чыгышында якташыбыз – бүгенге көндә Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге  2 нче татар гимназиясе директоры, бик күп мактаулы исемнәр иясе  Камәрия Хәмидуллинадан килгән видео-сәлам күңелләрне кузгатты. Ул анда туып-үскән җирләрне, саф сулы чишмәләрне, авылдашларын, күршеләрен сагынуын җиткерде.  

 23 йортлы Комсомол ура­мының икенче атамасы-  “Пенсионерлар урамы”. Болай әйтелүе юкка түгел. Күпчелек монда олы яшьтәгеләр. Шулай да алар әзерләгән  җыр-биюле тамашаны карты-яше ошатты. Аеруча әлеге урамның иң  өлкән кешесе – 90 яшьлек Әминә апа Гарипова язмышы турында районыбыз шагыйрәсе Миңнегөл Манихова язган шигырь күңелләрне кузгатты. Бүгенге көндә ул кызы Гүзәлия тәрбиясендә яши.  Әминә апа 32 яшендә  биш бала белән тол калган. Урта Саба авылында хөрмәтле укытучы, кибетче булып эшләп,  балаларын аякка бастырган. Инде тормыш җайланды дигәндә, өч баласын, бер оныгын югалта ул...

   Совет урамы үзешчәннә­ренең “Булмас димә - дөнья бу!” дип исемләнгән концерты  бүгенге көндә Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Алия Вәлиева тарафыннан югары профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән иде. Кунелле,  кыю һәм кабатланмас программаның төп геройлары Шайтан белән Фәрештә халыкның ничек көн итүен күрү максаты белән Газраил тарафыннан Алан-Елга авылына юлланалар, авылга иртә таңнан килеп төшеп көтү озату күренешенә тап булалар.   Совет урамындагы һәр хуҗалыкка кереп, авыл тормышын күзәтәләр.  Сәхнә бизәлеше итеп шул урамда яшәүче һәркемнең кушаматы язып эленгән иде. Бу беркемне дә үпкәләтми, чөнки авыл халкы электән бер-берсенә яратып шулай эндәшә.

  Мондый чаралар халыкны  берләштерә, дуслаштыра, күптән күрешмәгәннәрне очраштыра. Башкалар да алардан үрнәк алып шундый кичәләр оештырсалар иде. Шулай  булса -  авылларыбыз һәрчак яшәр!

Лилия Гатауллина.  

Редакциядән: шундый ук эчтәлектәге хатны безгә Алан-Елга авылында яшәүче укучыбыз Флюра апа Ханнанова да юллаган иде. Ул да урам концертларын оештыручыларга, иганәчеләргә һәм авылдашларына зур хөрмәт хисләрен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев