Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Авылдашыбыз белән горурланабыз»

Махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты. Алар бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үтиләр

  Безнең Сабабаш авылыннан  Азат Илнур улы Хәмидуллин бе­ренче көннән үк хәрби опе­ра­циягә алынды. Аның берсеннән берсе матур ике сабые безнең Сабабаш авылы “Кояшкай” балалар бакчасына йөри. Без балалар белән, Азат абыйны бәйрәм белән котлап матур рәсемнәр яса­дык. Кечкенә сабыйларны тәр­бияләү, тормышны алып бару, ба­рысы да тормыш иптәше Руфия җилкәсендә. Бу авырлыкларны, сагыну хисләрен бары үз җил­кәсендә үткәргән кеше генә аң­лый­дыр. Руфиягә сабырлык телибез.

Илебездә тизрәк тынычлык ур­­нашса иде. Киләчәктә Азат Хәмидуллинга  сабыйлары Рузилә белән Алмазның кадерле әтиләре, тормыш иптәше Руфиянең нык­лы терәге булып, саулыкта, тигез тормышта гомер итәргә язсын! Егетләребезгә исән-имин туган якларына кайтырга насыйп булсын!

Дамира Хафизова,

бакча мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев