Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыр сугыш чорын, ятимлекне кичәрсә дә, лаеклы тормыш юлы үткән

Иске Икшермә авылында яшәүче Фәрит Нәҗметдин улы Нәҗметдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны РФ Президенты Владимир Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов Р.Н. исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин, Икшермә кадет мәктәбе-интернаты вәкилләре котлады.

    Фәрит Нәҗметдин улы 1933 елның 29 нчы октябрендә Өтернәс авылында Нәҗметдин белән Гөлбахар гаиләсендә 2 нче бала булып дөньяга килә.  Гаиләдә 4 бала үсәләр.Сугыш башлануга әтисен сугышка алалар.Кызганычка каршы, әтисе сугыштан әйләнеп кайтмый. 1943 нче елда Сталинград  сугышында һәләк була. Әниләре 4 бала белән тол кала, авыр хезмәттән каты авырып 1944 елның  июнь  аенда ул да бакыйлыкка күчә. Әниләре вафат булганда,  Фәриткә - 11, Ислам абыйсына - 13, Вәзирә сеңлесенә -8, энесе Фәнәвилгә 3 яшь була. Шул елны көзгә кадәр үз йортларында 4 бала хуҗалык эшләрен үзләре генә башкаралар,сыерлары да була, ләкин кыш чыгарга утын хәстәрли алмыйлар.Октябрь аенда балаларны Чүриле районындагы Югары Утарда урнашкан ятимнәр йортына озаталар.Олы абыйсы Ислам качып китә һәм ФЗУга укырга керә. 1945 нче елның октябрь аенда Югары Утар ятимнәр йортын авыру балаларны тәрбияләү йортына үзгәртү сәбәпле, Фәрит абыйларны Балтач районы Янгул авылы балалар йортына озаталар.   Фәрит абый 1952 нче елга кадәр шунда тәрбияләнә,7 нче класска кадәр Янгул мәктәбендә  гел «5» ле билгеләренә генә укый,укучылар үзидарәсенең   рәисе була. 1949-1952 нче елларда Балтач урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач 1952 нче елны Казан Дәүләт педагогика институтының табигать фәннәре факультетының география бүлегенә укырга керә. 1956 нчы елны укып диплом алгач юллама буенча Курган өлкәсе Сафакул районына эшкә җибәрелә.Бер ел эшләгәннән соң Саба районына эшкә кайта. 1957 нче елда РОНОдан приказ нигезендә Татар Икшермәсе урта мәктәбенә география укытучысы итеп җибәрелә. 1961 нче елга кадәр эшли. 1958 нче елда Арча районы Поч-Поник авылы кызы Хаҗия апа белән тормыш коралар.Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 2017 елда тормыш иптәше вафат була.

 Фәрит Нәҗметдин улы 1961-1969 еллардаТөбәк сигезеллык мәктәбе директоры булып эшли. 1966 елны Татарстан өлкә комитеты тарафыннан мәктәпнең укыту-тәрбия эше куелышында ирешкән уңышлары өчен Мактау грамотасы белән буләкләнә. Төбәк сигезьеллык мәктәбендә нәтиҗәле эшләгәне өчен 1968 елның март аенда Татарстан АССР укытучыларның IVсъездына делегат буларак сайлана.  1969-1986 нче елга кадәр Икшермә совхозының партия комитеты  секретаре вазыйфаларын башкара.

1986-1997 нче елга кадәр пенсиягә киткәнче Фәрит Нәҗметдин улы Икшермә урта мәктәбендә тарих, җәмгыять белеме нигезләрен укыта, берук вакытта интернатта тәрбияче булып эшли. 1991 елда РСФСР Мәгариф Министрлыгының «Халык мәгарифе» отличныгы дигән күкрәк билгесе белән буләкләнә.

1997нче елда 41 еллык педагогик стажы белән «Хезмәт ветераны» исеменә ия булып, лаеклы ялга чыга.

Кая гына  эшләмәсен эшен жиренә житкереп,намус белэн башкара.

Бүгенге көндә Фәрит абый Иске Икшермә авылында кызы Фәридә тәрбиясендә матур гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев