Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АЙЗИЛӘ ГРАНТ ОТТЫ

Газетаны даими укучыларыбыз хәтерлиләрдер, узган ел без районыбызда үзенчәлекле яңалык яшь әниләр мәктәбе оешуы хакында, әлеге башлангычка үз инициативасы белән алынган яшь әни, бала имезү буенча консультант һәм социаль эш буенча белгеч Айзилә Вәлиуллина белән язма урнаштырган идек.

Айзилә бик тә кирәкле һәм игелекле эш башкара - ул бәби табарга җыенучы яшь ханымнарга мәгълүмати һәм практик ярдәм күрсәтә. Оешкан вакытыннан алып бүгенге көнгә кадәр яшь әниләр мәктәбендә бала тәрбияләү, имезү нечкәлекләре буенча лекция-очрашулар үткәрелгән, аларда 50гә якын яшь әни катнашкан. Шушы көннәрдә яшь әниләр мәктәбе белән бәйле тагын бер күңелле яңалык килеп иреште – аның инициаторы Айзилә Вәлиуллина «Татнефть» компаниясе үткәргән социаль инициативалар конкурсында катнашып, грант акчасына ия булды. Грантка Татарстанның 23 районыннан һәм Рәсәйнең башка төбәкләреннән барлыгы 400 проект эше дәгъва кылган, шуларның 126сы «Татнефть» аша финанс яклау тапкан. Җиңүчеләр арасында безнең райондашыбыз да бар...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев