Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АЗ ЧЫГЫМЛЫ ҖИТЕШТЕРҮГӘ ТАБА

“Саба” җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсендә 158 кеше эшли, шуларның күбесе 2017 ел йомгакларына багышланган җыелышта катнашты.

Хезмәт коллективы алдында хисап тотуны башлаган агроном Рамил Шәй­мәр­данов чыгышында әй­тел­гәнчә, хуҗалык былтыр һәр гектардан уңышны 2016 ел күрсәткеченнән 8,3 цент­нерга кимрәк алган. Чи­генеп эшләүнең сә­бәп­ләренә агроном чәчү әй­­ләнешенең бозылуыннан башлап, чәчкечләре лапаларын төшеп калуын, тракторларның кызу йөрүен һәм башкаларны кертте. Җәй салкынча кил­гәнлектән, орлыклары сай күмдерелгән кукуруз үсеп китә алмаган, уңышы аз булган. Җыелышта катнашкан һәм хәзерге вакытта паркта язгы кыр эшләренә әзерләнүче механизаторлар агроном сүзләрен игътибарга алмый калмаслар, билгеле. Игенчеләргә тәнкыйть хуҗалык җитәкчесе Фәргать Сәүбәновтан да шактый булды. “Еллык эшчәнлекне анализлап, акча кертү, үзкыйммәтне, тотылган чыгымнарны карасак, мактанырлык саннар килеп чыкмый. Рентабельлелек югары икән, хезмәт хакларын да арттырып, яңа тораклар да салып була. Моңа ирешү үзебездән тора. Икътисадчы чыгышында әйтелгәнчә, сөт җитештерүгә тотылган чыгымнарның 50 про­­центы терлек азыгы әзерләүгә ту­-ры килә. Бу өлкәдә үз­кыйм­мәтне киметүнең бердәнбер юлы – сыйфатлы эш, техниканы нәтиҗәле файдалану. Бар искене яңартып куючы механизаторлар, бар яңа запчастьлар сораучылар”, – дип сөйләде җитәкче һәм ремонт мәсьәләсендә карашны үзгәртү мөһимлегенә тукталды. Конкрет мисал китергәндә, читтә төзекләндерелгән “КамАЗ” двигателенең бер ел да эшләмичә, терсәк валы сынуы гына да бу мәсьәләдә җитди уйланырга мәҗбүр итә. Күп чыгымнарның ягулык-майлау материалларына бәйле икәнлеге дә әйтелде. Солярканың күп тотылышы шик тә тудырмаслык түгел, чөнки шәхси “КамАЗ” хуҗаларының Сатыштан Сабага барып заправка ясаганын әле җитәкченең күргәне булмаган. Урлауларны булдырмау өчен тракторларга JPS навигаторлары куелуы 1 эталон-гектарга ягулык тотылышын киметкән, 148 мең сум акча янга калган. “Компания белән сөйләшү алып барыла, “КамАЗ”ларга да JPS куюны хәл итәсе була», –ди Ф.Сәүбәнов...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев