Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бадминтон буенча Россия Кубогы

Бүген, 6 майда, «SABA-ARENA» спорт комплексында бадминтон буенча Россия Кубогы ачылу тантанасы узды. Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты: Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы; Европа бадминтон конфедерациясе Вице-президенты, Россия милли бадминтон федерациясенең Күзәтчелек советы рәисе Андропов Андрей Михайлович; Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе президенты Чаплыгин Юрий Викторович; ярышларның баш хөкемдары Сахнов Борис Иванович.

Ярышларда катнашу өчен 13 регионнан спортчылар килде: Мәскәү, Башкортстан Республикасы, Воронеж өлкәсе, Ленинград өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Омск өлкәсе, Пермь крае, Приморье крае, Самара өлкәсе, Санкт-Петербург, Чиләбе өлкәсе, Татарстан Республикасы.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев