Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Багги бәла булмасын

Соңгы вакытларда Россиядә, шул исәптән Татарстан Республикасында да мәктәп яшендәге балалар арасында квадроцикл, багги, скутер, питбайк белән идарә итеп тән җәрәхәтләре алу очраклары күбәеп китте.

     Кайвакыт аларда  йөрү  гомерлек инвалид булып калу белән дә тәмамлана. Санап  ки­тел­гән транспорт чараларыннан  квадроцикл белән багги  үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың  техник торышына күзәтчелек идарәсендә   теркәлергә тиеш. Алар икесе дә юлсыз, үтәргә авыр җирләрдән йөрү өчен яраклаштырып ясалган һәм идарә итүдә махсус күнекмәләрне  белүне таләп итә.
Районда барысы 29 берәмлек квадроцикл һәм багги  теркәлгән. Ләкин чынбарлыкта алар  күбрәк. Чөнки арабызда әлеге төр техниканы тиешле тәртиптә рәсмиләштермичә кулланучылар да бар. Хокук бозуның вакыты барган саен, гаеплегә карата күреләчәк  чараның да катгыйрак булачагы беркемгә дә сер түгел.  
Нинди генә техника берәмлеге булмасын, аны эксплуатацияләү вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен белү мөһим. Шуна күрә квадроцикл яки багги сатып алучыга аларны куллану вакытында гамәлдәге закон  актлары тарафыннан билгеләнгән таләпләрне  үтәү дә йөкләнә. Беренче чиратта идарә итү өчен тракторчы-машинист таныклыгында «А1», «А2» категорияләре булу мәҗбүри. Моннан тыш үзйөрешле транспорт хужасы, сатып алганнан соң 10 тәүлек эчендә, аны техник күзәтчелек идарәсенең райондагы бүлегендә рәсмиләштерергә тиеш. Исәпкә алынган техникага тиешле дәүләт номеры бирелә. Елга 1 тапкыр техник  карау – мәҗбүри чара. Тоткарланган очракта, әлеге таләпләрне үтәмәүчеләр Административ хокук бозулар турында РФ Кодексы  нигезендә штрафка тартылалар. Чагыштыру өчен: штраф суммасы – 1000, ә еллык техник карау уздыруга түләү - 900 сум.
Квадроцикл яки багги белән алкогольле эчемлек кулланган хәлдә идарә итү факты ачыкланса, гаепле кеше барлык төр транспорт белән идарә итүдән билгеле бер вакытка мәхрүм ителә. Моннан тыш ким дигәндә 45 000 сум күләмендә штраф та билгеләнә.
Әлеге төр техника  карап торышка күркәм һәм ышанычлы күренсә дә, алар  йөргән юлсыз җирләрдә төрле каршылыклар, күзгә күренмәгән чокырлар булырга мөмкин.  Республика буенча  алганда, ел да  үлемгә китергән берничә очрак теркәлә. Шунлыктан  аларга балигь булмаган яшүсмерләр утыруына юл  куелмасын  иде.
Мондый төр техникага  карата  сораулар   булган  кешеләр  дәүләт техник күзәтчелеге бүлегенә  мөрәҗәгать итә ала.
Хәмит Нәзиров,
үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың  техник торышына күзәтчелек идарәсенең   район бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев