Бәйрәм көннәрендә район үзәк хастаханәсе яңа график буенча эшләячәк
Район яңалыклары

Бәйрәм көннәрендә район үзәк хастаханәсе яңа график буенча эшләячәк

Районыбыз медицина оешмаларының 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр эш көннәре һәм сәгатьләре билгеле булды.

 3 һәм 7 гыйнвар көннәрендә  Саба үзәк район хастаханәсе  поликлиникасы, Шәмәрдән участок хастаханәсе, Икшермә, Лесхоз табиблык амбулаториясе, шулай ук гомуми хастаханә бүлекчәләре: рентген, клиник диагностика лабораториясе, утратавыш һәм функциональ диагностика кабинетлары, фельдшер-акушерлык пунктлары медицина хезмәте күрсәтәчәк.

  2026 елның 2,5,10 гыйнвар көннәрендә хастаханәдә участок терапевтлары, педиатрлар һәм шәфкать туташлары кизү торачак, теләге булучылар диспансеризация узарга мөмкин.

Кирәкле мәгълүматны  8(84362) – 2-35-40 телефоны буенча алырга мөмкин.


Нет комментариев