Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Корреспондент буласым килә!»

Кем ул журналист? Газетаны кем һәм ничек чыгара? Укучы кулына килеп кергәнче ул нинди юл үтә?

Районда балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча булдырылган «Саба балаһөнәр» (Saba Balahoner) программасы кысаларында редакциябез эшчәнлеге белән танышырга килгән балалар белән очрашу нигездә әнә шундыйрак сораулар алышудан башлана. «Кыңгырау» һәм «Бәләкәч» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр безнең «кухня»быз белән инде берничә тапкыр танышырга өлгерделәр. Мөхәррир, корреспондент, верстальщик, дизайнер, фотохәбәрче кебек һөнәр ияләренә нинди вазыйфа йөкләнүен теоретик яктан гына түгел, практик рәвештә дә татып карадылар, чөнки үзләренә үк газета макетын ясап карау мөмкинлеге бирелде. Күбрәк нәниләрне фотожурналистика кызыксындырды. Редакция музеенда кадерле экспонат булып сакланучы фотоаппаратлар да «эшкә җигелде» бу мәлләрдә (рәсемдә). Әлегә укый-яза белмәсәләр дә, кирәкле мәгълүматны визуаль рәвештә -фото аша кәгазь битенә төшереп, эш нәтиҗәләрен урында ук күреп сөенделәр нәниләр. Кайберләреннән әлегә әйтелеше авыррак тоелган «корреспондент буласым килә» дигән сүзләрне ишетү, әлбәттә, безнең өчен күңелле дә, рәхәт тә булды.

Илмира Галимуллина, Рамис Нуруллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев