Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бала сөйләме дөрес ачылсын

Балагызның теле ничек ачылды? Сөйләшергә өйрәнгәч, хәреф-авазларны дөрес әйтәме? Әлбәттә, сөйләм кимчелеге булган балалар белән белгечләр - логопедлар шөгыльләнергә тиеш. Әмма ата-ана күп очракта баласын логопедка 5 яше тулганнан соң гына алып бара. Нәниләрнең сөйләменә 4 яшьтә үк игътибар итәргә кирәклеген күпләр белеп бетерми, күрәсең. Сөйләмдәге тайпылышларны вакытында күреп алсалар, ата-аналар күп кенә мәшәкатьләрдән арынырлар иде.

Һәр очракта да баланың сөйләмен дөрес  итәр өчен эксперт-белгеч булырга кирәкми. Бары тик аваз әйтелешен өйрәтүнең төгәл технологиясен hәм кайбер нечкәлекләрен белү дә җитә. Бала белән өйдә шөгыльләнеп  тә күркәм нәтиҗәләргә  ирешкән әти-әни, әби-бабайларны беләм. Әгәр дә бала сөйләмендә катлаулы  җитешезлекләр  юк икән, нигә өй шартларында сынап карамаска? Артикуляция күнегүләре сөйләм кимчелекле балаларга  гына  түгел, hәркайсына файдалы. Шулар белән уртаклашырга телим.

Кагыйдә буларак, бала «ш» авазын дөрес әйтмәсә, «ж» һәм «ч» авазын да дөрес әйтми. Монда төп сәбәпләрнең берсе: – артикуляция аппаратының тиешенчә хәрәкәтләнмәве. Шуның өчен дә даими рәвештә күнегүләр-артикуляция  гимнастикасын эшләү кирәк. Әти-әни, әби-бабайлар колагына: күнегүләрне интернеттагы теләсә нинди чыганаклардан алмагыз дип киңәш итер идем. Капма-каршы булган  хәрәкәтләрне бер үк вакытта формалаштырырга ярамый!  Алар комплекслы башкарылырга тиеш. Шуңа күрә  алдан балалар бакчасындагы логопед белән киңәшләшү кирәк.

Артикуляция гимнастикасын әкият формасында үткәрү уңай нәтиҗәләр бирә.

Күнегүләрне  көн саен эшләргә кирәк. Иң уңайлы вакыт-иртәнге аш алдыннан. Моның өчен нибары 5 минут вакыт җитә.  4-5 күнегү  күп тапкыр кабатлана, көзге каршында эшләнә. Бала белән бергә эшлибез. Телне дөрес итеп хәрәкәтләндерергә өйрәнгәч, балага hәр авазның артикуляциясен аңлату җиңелрәк. Аваз куелганнан соң  иҗекләрдә, сүзләрдә җөмләдә ныгытыла.

Алия Мифтахова,

Сабаның «Бәләкәч»  балалар бакчасы укытучы-логопеды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев