Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Балачак”та кунакта

Шушы көннәрдә ”Балачак” бакчасына кунакка барырга туры килде. Уртанчылар группасына йөрүче балаларның әти- әниләре, әби-бабайлары барыбыз да бик матур “Гаилә бәйрәме” карадык.

Бәйрәмне  бакчаның җитәкчесе  Флюзия Халитова  ачып җибәреп, балалар өчен  кирәк- яраклар белән  ярдәм иткән  гаиләләргә  Мактау грамоталары тапшырып  аларга олы  рәхмәтләрен  җиткерде.   Группа  тәрбиячесе Гөлия Багабиева  һәм  Албина  Кашапова тырышлыгы  белән балалар  бик күп  бүләкләр  әзерләгәннәр . Нәниләрне  җыр-биюгә өйрәтүдә  музыка җитәкчесе Диләрә Аглиуллинаның  да  хезмәте  күп  кергән. Балалар өчен киемнәрне  дә булдырганнар.Бөтенесе дә  бер төсле  киемнәрдән  булгач  чыгышлары да  бик  матур күренде.  

      Аларның  чыгышлары  әби-бабайларның,  әти-әниләрнең  үзара ярышлары  белән үрелеп алып барылды.  Иң  башта  әбиләр күпертелгән шарларның  бер ягына  киленнәрен  мактап,ә икенче ягына  зарланып язарга тиешләр иде.Шарларның  бер ягы матур сүзләр  белән  чуарланып   бетсә дә икенче яклары кояш  кебек  көлеп  тора  иде.

Аннан ярышка бабайлар  чыкты. Алар  курчакларны  төреп,бишек  җырлары  белән баланы  йоклатырга  тиеш  булдылар. Әтиләр  ярышкан  чакта,үзләренең  парларына  матур сүзләр әйтергә тиеш  булсалар,әниләр ярышканда  ирләренең  аякларына  бәйләнгән шарларны шартлатмыйча  саклап  калырга  тиешләр  иде. Менә  шундый  ярышлар  белән  үрелеп  барган   балаларның чыгышлары   гаиләнең  бөтен  кешеләренә  дә  атап  җырлар,шигерьләр сөйләп алып барылды. Һәрберсенә  тәрбияче  апаларның  ярдәме  белән бүләкләр  дә әзерләнгән. Үзләренә   аталган  чыгышлардан  соң  балалар  аны  ияләренә тапшырып  та  бардылар. Соңыннан бик матур  итеп ясалган  банер  янына  басып  гаилә белән  фотога  төшүләр  дә булды. Бу  матур  кичә  безне  бер-беребез  белән   таныштырды, очраштырды, әби-бабайларны  күрештерде.  “Балачак”бакчасы хезмәткәрләренә  барлык  әби-бабайлар, әти-әниләр  исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәсебез   килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев