Балада сөйләм теле үсеше
Вакыт узган саен тормыш өлкәннәргә генә түгел, балаларга да югары таләпләр куя. Аларга тапшырылырга тиеш белем күләме арта.
Ата-аналар, педагоглар белемне механик рәвештә генә түгел, ә аңлап үзләштерелүен тели. Шул сәбәпле мәктәпләрдә, мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмаларында яңа программалар булдырыла. Киләчәк тормышка әзер булсыннар өчен балаларны вакытында тулы һәм җитәрлек күләмдә сөйләмнең үсеше белән тәэмин итәргә кирәк. Мәктәптә балаларны төшенчәләр белән эшләргә, нәтиҗә ясарга өйрәтәләр, димәк, бала мәктәпкә элементар, шул ук вакытта әйләнә-тирә мохит турында җитәрлек күләмдә мәгълүмат белән килергә тиеш. Ә болар барысы да сөйләм аша килә. Мәктәпкә кергәнче балаларның сөйләм үсешендә тоткарлыклар күзәтелә. Бу әйләнә-тирәдәгеләрнең сөйләгәннәрен аңлап җиткермәү,исем, сыйфат, хәрәкәт исемнәрнең, гомумән, сүзлек байлыгының фәкыйрь булуы, фонетик хаталар-авазларның әйтелеше бозылуы. Ата-ананың бала сөйләмен игътибарсыз калдыруы да - еш очраучы хаталарның берсе. Кайбер очракта ата-ана сөйләмнең нәрсә икәнлегенә төшенеп җитми, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлап бетерми.
Бу язмада баланың бер яшьтән алып өч яшькә кадәр сөйләм теле үсешенә бераз җентекләп тукталыйк. Мәгълүм булганча, баланың теле ачылу билгеле бер тәртип белән бара. Ай ярымда бала “ааа”, “у-а” һәм шуңа охшаш авазлар чыгара башлый. 2-3 айда “ггы” “буу” дип әйтә, көлү барлыка килә, 4 айда “аль-ле-еелы-агы-агу”га охшаш авазлар чыга башлый. 4-8,5 айда интенсив рәвештә гүелдәү һәм бытылдау барлыкка килә. Тартык һәм сузык авазларны кушып әйтә. 8,5-9,5 айда иҗекләрне кат-кат кабатлый. “Чәбәк-чәбәк” уенын яратып уйный. Бер яшьтән алып өч яшькәчә булган чор - бала үсешендә иң катлаулы чор. Бу этапта сөйләм теле интенсив үсеш алу сәбәпле, баланың аралашуы яңа төрлегә әйләнә. Әлеге чорда иң югары үсеш алган функция ул –сөйләм. Өч яшькә бала инде тулы җөмлә белән аралаша. Актив сүз байлыгы шактый арта. Бала үзенең хәрәкәтен аңлата һәм шул ук вакытта күп санлы сораулар бирә.
Сөйләм теле үсеше баланың психик процессларын үзгәртә, аралашу һәм фикерләү үсешендә төп чарага әйләнә.
Ике яшькә бала олы кешенең тел белән әйтеп кушкан эш, хәрәкәт, биремне үти башлый. Әмма бу хәл(халәт) 3 яшькә генә төгәлләнә. Сөйләмне аңлауның интенсив үсеше булып ала. Сабыйның күп сүзләрне аңлавы белән беррәттән олы кешенең сөйләгәнен, әйткәнен хәрәкәтләрдә формалаштыра башлый. Балада әкият, хикәя, шигырьләр тыңлауга кызыксыну арта. Димәк сөйләмне аңлау, гади аралашу кысасыннан чыга. Әлеге чорда сөйләм үсеше бик югары. Ике яшь ахырына бала 300 ләп сүз белсә, өч яшьтә ул кинәт арта һәм өч яшь ахырына 1000-1500 га җитә.
Ә авазлар әйтелешенә килсәк, ул әле урнашып бетмәгән. Балалар күп кенә авазларны төшереп калдыралар яки әйтелеше ягыннан охшаш булган башка авазлар белән алмаштыралар. Бала сүзне әйткәндә аның интонация, ритмика, мелодик сыйфатларына басым ясый. Өч яшьлек баланың сөйләм теленең нормада булуы аның 3-4 һәм аннан күбрәк сүздән җөмлә төзи алуы һәм билгеле бер сүзләрне төрле грамматик формада куллана алуы белән санала.
Бу вакытта сөйләмнең үсеше тоткарлануын һәм аның сәбәбен аңлау гаять кыен. Чөнки һәр баланың үсеше төрлечә, аннан да кала үсешнең әлеге бик тә сизгер вакытында барлык төрле тискәре тәэсирләр баланың сөйләм теле үсешенә начар йогынты ясый. Сөйләм үсешенең тоткарлануына китерүче сәбәпләр төрлечә. Ул баланың организмын хәлсезләндергән төрле соматик авырулар, психик җәрәхәтләр, аралашуның эмоциональ булмавы, нерв-психик авырулар һәм гомум үсештә тоткарлыклар булырга мөмкин.
Өч яшькә баланың психик үсешендә сөйләм төп урынны ала. Бу этапта бала үзе турында беренче заттан сөйли башлый, анда минлек хисе формалаша, димәк, ул үзен әйләнә-тирә мохиттән аерып алып карый. Баланың үз-үзен тотышы күбесенчә олы кешенең балага карата мөнәсәбәтенә бәйле. Киреләнү, үзсүзләнеп тору күп очракта артык иркәләгән ата-ананың үзенә юнәлдерелә. Бу чор баланың иң беренче – өч яшьтәге кризис дип атала.
Бу этапта балага карата ата-анага һәм педагогларга аеруча игътибарлы булу кирәк. Баланың кисәк кенә әнисе белән аерылышуы (мәсәлән, балалар бакчасыны йөри башлавы), бала психикасына зыян салырга мөмкин. Кайбер очракта бала куркуга кала, үз-үзенә бикләнә, усаллана. Шул ук вакытта йокы качу, ашату белән кыенлыклар, стресс нәтиҗәсе булып тотлыга башлау да күзәтелергә мөмкин. Кайчакта интенсив һәм тигезсез сөйләм теле үсеше дә була. Ата-ана шул вакытта баланы артыгыннан күп сүзле мәгълүмат белән йөкли. Бу эволютив тотлыгуга китерергә мөмкин. Ул сөйләм телендә һәм аралашуның психик алымнарында күзәтелә. Җитәрлек күләмдә сүзлек байлыгы, сөйләм хәтеренең яхшы, аралашуга ихтыяҗ зур булуга карамастан, балаларда гомум һәм сөйләм теле моторикасында җитезсезлекләр сизелә. Һәм әлеге хәл тотлыгуга китерә. Кайбер ата-аналар баланың иртә үсеш алган бу чорда яшь үзенчәлекләрен аңлап бетермичә баланы иртә укырга, язарга һәм чит телгә өйрәтә башлыйлар. Бу уңай нәтиҗә бирми, киресенчә, интенсив формалашып килүче сөйләмне чикли, өзә. Аеруча киеренке халәттәге, тиз кызып китә торган, сулагай, соматик көчсезләнгән балаларга игътибарлы булырга кирәк.
Миләүшә Хәлимова, район психологик ярдәм күрсәтү үзәге укытучы-логопеды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев