Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

“Балалар юлларда” чарасы башланды

Акция төбәк юлларында балигъ булмаганнар катнашында аварияләренең борчулы үсүенә бәйле рәвештә үткәрелә. Агымдагы елның 6 аенда республика юлларында килеп чыккан 227 юл-транспорт фаҗигасендә 16 яшькә кадәрге 6 баланың гомере өзелгән

 

    Бүгеннән Татарстан Республикасы территориясендә «Балалар юлларда!" комплекслы оператив-профилактика чарасы башланды. Акция төбәк юлларында балигъ булмаганнар  катнашында аварияләренең борчулы үсүенә бәйле рәвештә үткәрелә. Агымдагы елның 6 аенда республика юлларында килеп чыккан 227 юл-транспорт фаҗигасендә 16  яшькә кадәрге 6 баланың гомере  өзелгән, 227се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда һәлакәтләр саны 27гә (+14,7% ка), яраланучылар 27гә (+13,5 % ка) күбрәк.  Һәлакәткә юлыгучыларның күпчелеге (48,3 проценты) җәяүле балалар. Шулай  ук  велосипедта   баручыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүләре  аркасында  килеп  чыккан  аварияләр саны  да арткан. Барысы 30 һәлакәт теркәлеп 30 бала җәрәхәт  алган. Механик транспорт  чаралары белән бәйле  күңелсезлекләр дә арту ягына нык үзгәргән. Шулай итеп, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренә китерә торган төп факторлар булып элеккечә урамнарда һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның элементар нигезләрен белмәү, дисциплинасызлык яки игътибарсызлык,  ата-аналар тарафыннан контроль җитмәве кала. Чара барышында ГАИ хезмәткәрләре  юлларда аварияләрне кисәтүгә юнәлдерелгән эш  алып барачак. Техник җиһазлар  кулланышына  да  игътибар артачак. Агымдагы елның 11 августынн баланың яшенә һәм авырлыгына туры килгән каркаслы автоутыргыч гына гамәдә булып санала. Бустерлар, куркынычсызлык каешы адаптерлары, накладкалар һәм башка гадиләштерелгән җайланмалар  рөхсәт ителми. Мәсәлән, 15 килограммга кадәр авырлыктагы сабый өчен биш нокталы каешлы утыргыч, ә өлкәнрәк балаларга ISOFIX беркетүле модельләр кирәк. Бу кагыйдәне бозу  штрафка китерә.

«Балалар юлларда!"  оператив-профилактика чарасы10 августка  кадәр дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев