Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар юлларда сак булырга чакыра

«Юлда күренеп тор!» акциясе

 Саба гимназиясенең Беренчеләр хәрәкәтенең яшь юл  хәрәкәте инспекторлары  район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә «Юлда күренеп тор!» акциясе үткәрделәр. Балалар җәяүлеләр һәм автомобиль йөртүчеләр белән  кышкы чорда юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре турындагы белемнәре белән уртаклаштылар, барысына да имин Яңа ел теләделәр.

"Юлда күренеп тор" профилактик акциясенең максаты- балаларга, ата-аналарга юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен өйрәтү, кышкы чорның үзенчәлекләрен искәртеп, тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең яктылык кайтаручы элементларны кулланырга тиешлеген аңлату, автомобильләрдә утырып йөргәндә куркынычсызлык каешын файдалану кирәклеген искәртү, юлларда һава шартларының үзгәрешләренә игътибар итеп саклыкка өндәү.

“Бу  юнәлештә гимназиянең “Светофор”   яшь  юл хәрәкәте инспекторлары отряды актив эшләп  килә.  Ел дәвамында төрле  акцияләргә  чыгып,  машина  йөртүчеләрне,  җәяүлеләрне,  велосипедта баручыларны юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын тагын бер исләренә  төшерәбез, белешмәлекләр,   яктылык  кайтаргыч  элементлар таратабыз.  Отряд  әгъзалары Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм  каникул  вакытында  укучылар күпләп ял итә торган  урыннарга  рейдларга  чыгарга  планлаштыралар. ЮИДчылар бәйрәмнәрнең имгәнүләрсез  узуын теләп  кала”,– диде гимназиянең тормыш иминлеге нигезләре  укытучысы,  яшь инспекторларның кураторлары  Илнур Хәйриев. Автомобиль йөртүчеләр акциядә катнашучыларга матур эшләре  өчен рәхмәт белдерделәр,  юл хәрәкәте  кагыйдәләрен төгәл  үтәргә  ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев