Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар хезмәттә чыныга

Укучыларның җәйге каникулларының бер ае узып та китте. Июнь аенда 14 яше тулган 75 бала районыбызның төрле оешма-предприятиеләренә эшкә урнашып, хезмәт күнекмәләре алды.

Шунысы куандыра, елданел эшкә урнашырга теләүче балаларның саны арта. Укучылар, беренчедән, төрле өлкәләрдә хезмәт чыныгуы алсалар, гаилә бюджетын тулыландырырга да менә дигән мөмкинлек бу. Әлбәттә, иң күп эшкә урнашучылар саны быел да Саба гимназиясенә туры килә. Җәйге каникулның өч аенда гимназиянең 200дән артык югары сыйныф укучысына эш урыннары булдырылган. Аерым алганда, районыбызның 43 оешма­предприятиесе белән укучыларны эшкә урнаштыру буенча килешү төзелгән. Июль аенда эшләячәк 82 укучының 19ы үзмәшгуль буларак теркәлгән. Аларның һәрберсе «Минем налогым» программасы аша теркәлү узып, салымнарны үзләре түли. Бу алым укучыларда зур кызыксыну уяткан. Кыскасы, каникул чорында 34 бала үзмәшгульлек программасында катнаша. "Эшкә билгеләгәндә һәрберсенең гаилә хәле, көче, кызыксынулары, теләкләре, кыскасы, шәхси мөмкинлекләре исәпкә алына. Оешма­предприятиеләрдә балалар белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләр беркетелгән. Алар белән элемтәдә торабыз, эш сәгатьләре, укучыларның көндәлек эшчәнлекләре белән танышып барабыз. Укучылар эшкә урнашу өчен «Сбербанк»та үз счетларын ачтылар, медицина тикшерүе уздылар. Күбесе боларны үзе генә башкара. Матди яктан гына түгел, балага тормышка яраклашырга, мөстәкыйльлеккә әзерләнү буенча да бик яхшы мөмкинлек бу. Шулай ук бу бер яктан эшкә чыныгу булса, икенчедән, эшнең җаваплылыгын, катлаулылыгын аңлау, башкаларның, әтиәниләрнең хезмәтенә ихтирам белән карау буенча да йогынтысы зур", – ди гимназиянең социаль педагогы Гөлнара Шиһабиева. Ул шулай ук балаларның алдагы еллардан аермалы буларак, хезмәт куеп алган акчаны юк­барга сарыф итмичә, конкрет әйберләргә генә юнәлтергә теләүләрен дә белә. Без аралашканда да IХ сыйныфны тәмамлаган Ислам Ибәтуллин һәм Наил Николаев көндәлек эшләре турында укытучыга хәбәр итәргә Гөлнара Раиф кызы янына кергәннәр иде. Егетләр башта Сабинка яр буйларындагы үләннәрне чабып, Сабабызны матурлауда үзләреннән зур өлеш кертсәләр, инде гимназия биләмәсендә эшлиләр иде. Алардан да хезмәт хакларына нәрсә алачаклары белән кызыксындым. Егетләрнең берсе машина йөртү таныклыгына уку өчен акча туплавы, икенчесе яңа телефонлы булу хыялын әйтте.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев