Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар язмышына күз йоммыйк

22 майда районыбызда эшлекле визит белән Татарстан Республикасының балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина булды. Визитның төп максаты районда балалар хокукларын яклау эшчәнлеге белән җентекле танышу иде.

 “Казаннан гына торып   ул эшне алып барып булмый. Бигрәк тә социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балалар белән эшләүнең куелышы  кызыксындыра. Бу визитыбыз  районнарда алып барылган  эшне тагын да камилләштерү, кимчелекләрне ачыклау максатыннан оештыры­ла», - дип  ачыклык керт­те Гүзәл Удачина. Вәкаләтле вәкилне иң элек  район башлыгы Рәис Миңнеханов кабул итте. Аннары ул район башлыгы урынбасары, район балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Расих Закирҗанов җитәкчелегендә   профилактика субъектларының рәсми эш кәгазьләре һәм районыбызның cоци­аль объектлары белән та­­нышты. Аерым алганда Килдебәк урта мәк­тәбендә һәм   «Тургай» со­циаль приютында булды.

  Көннең икенче яртысында   хакимиятнең актлар залында Гүзәл Удачина   республиканың прокуратура, суд приставы, социаль иминиятләштерү фонды вәкилләре белән берлектә гражданнарны кабул итте. Белгечләр аларның торак шартларын яхшырту, алимент түләү мәсьәләсенә кагылышлы сорауларына   нигезле  җавап,  юнә­леш бирделәр.  Баласына инвалид коляскасы сораган ананың  үтенече бер атна эчендә канәгатьләндереләчәге әйтелде. Авыл җирлек­ләре башлыклары, мәк­тәп директорлары катнашындагы киңәшмәдә Г.Удачина: “Халыкка иң якын торучы орган буларак, авыр  гаилә шартларында калган балалар  язмышы хакында иң элек җирлек башлыклары хәбәрдар була.  Шулай ук мәктәп, балалар бакчаларында да гаилә хәле ачыклана. Шуңа да без бүген бирегә сезнең барыгызны да чакырдык. Үз җирлегегездә нинди вәзгыять икәнлеген  сездән дә яхшырак бе­лүче юк. Балалар язмышы белән бәйле бер генә мәсьәләгә дә күз йомарга ярамый”,– дип,  тискәре фактлар булган очракта, тиз арада профилактика субъектларына хәбәр итәргә кирәклеген искәртте...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X