Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БАЛАЛАРНЫ КОЯШ ТА КОТЛАДЫ

Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, нур өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак истә кала. Быелгы бәйрәм дә сабыйлар өчен шатлыклы мизгелләре белән хәтергә уелгандыр.

Балачак бәйрәменә дәшеп иртәдән кояш елмайды, сабыйларын җитәкләп Са­ба­бызның үзәк урамына ашыккан әти-әниләрне кү­реп күңел сөенде. Район үзәк китапханәсе коллективы быел да нәниләр кү­ңелендә бу көн якты, матур истәлек булып саклансын өчен барлык иҗади һәм сәнгати осталыкларын эшкә җиккәннәр иде: клоуннар, төрле әкият геройлары образына керделәр, күмәк биюләр оештырдылар, сабыйлар белән шатландылар, көлделәр. «Кадерле балалар! Һәрвакыт шундый көләч йөзле, шат күңелле, бәхетле булыгыз! Без­гә, өлкәннәргә, сезне һәр­вакыт кадерләп, яклап-саклап, тәрбиябезне, игътибарны, җылылыкны, ма­тур­лыкны бүләк итәргә язсын. Бүген бәйрәмнең беренче көне генә. Ул җәй буе, гомерегез буе дәвам итсен», – диде үз чыгышында район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова. Ул балаларны 12 июньдә булачак бәйрәмнең дәвамына да чакырды. Быел Эшче һөнәрләр елы буларак, балалар өчен үзенчәлекле төрле һөнәр аланнары эшләде. «Беләзек тагам кулга», «Китапчык-серле янчык», «Аквагрим», «Шарш», «Чәчһәвәс серләре» аланнарында балалар үзләре дә китапчыклар, беләзекләр, рәсемнәр ясап, осталыкларын арттырдылар..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев