Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балаларны яклау көне уңаеннан бүләкләр тараттылар

Янәшәбездә язмыш тарафыннан кыерсытылган, авыр сынауларга дучар булган кешеләр бар. Ни кызганыч, көндәлек тормыш ыгы-зыгысына бирелеп, кайгыртуыбыз, наз- игътибарыбыз да җитеп бетмидер күбесенә. Күңелендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тамчысы булганнар өчен, әлбәттә, алар һәрвакыт игътибар үзәгендә. Ятим баланың башыннан сыйпап кую гына да аларга ярдәм итүгә тиң, ди бит динебез. Ә инде ризыгыңны, зәкятеңне, сәдакаңны бирү аерым зур гамәл булып санала.

Балаларны яклау көне алдыннан "Балкыш" халыкара комплекслы социаль ярдәм күрсәтү  үзәгенең "Гаилә һәм балалар белән эшләү» бүлекчәсе  Саба районы мөхтәсибәте һәм ТР мөслимәләр берлегенең Саба филиалы белән берлектә районыбызда кайгыртуга мохтаҗ булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең өйләрендә булдылар, анда тәрбияләнүче балаларның хәлләре белән кызыксындылар,күчтәнәч пакетлары өләштеләр. Бүгенге көндә районыбызда әнә шундый 47 гаилә  бар, аларда 98 бала тәрбияләнә.  Мал сәдаканы киметмәс. Мал-мөлкәтне мохтаҗлар белән бүлешү гомерне бәрәкәтле итә һәм ахирәттә зур шатлыкка әверелә, диелгән изге китапларда. Бу бәйрәм көннәрендә кылган изгелекләрнең санын арттырыйк,  күбрәк игелек кылырга ашыгыйк.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев