Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Балкыш» тернәкләндерү үзәгенә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигмәтҗанова Энҗе Нияз кызы булды

2020 елның 6 февралендә Саба муниципаль районының социаль учреждениеләрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигмәтҗанова Энҗе Нияз кызы булып китте. Кунакны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Хуҗин Марсель Мәгъфур улы озатып йөрде.

Эш визиты барышында ул  Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш» - (Сияние) тернәкләндерү үзәгендә  дә  булды. Энҗе Нияз кызы үзәктәге  социаль хезмәтләр, яшәү шартлары, туклану һәм ял сәгатьләренең оештырылуы белән танышты. Социаль хезмәт  алучылар «Балкыш» реабилитация үзәгендә тернәкләндерү курсы узу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев