Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә
Инвалидлар декадасы кысаларында, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Гомерләр кайтавазы» хәйрия концерты оештырдылар. Концертта Халык җырлары, матур шигырьләр, гармунга көйләнгән җырлар тәкъдим ителде. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.


Нет комментариев