Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БАЛЛЫ БӘЙРӘМ

Узган шимбәдә Шекше авылында икенче тапкыр «Бал туе» («Пчелотуй») узып, ул быел төбәкара дәрәҗәсенә күтәрелде.

Бәйрәмдә республиканың төрле төбәкләре белән беррәттән, Оренбург өлкәсе, Башкортостаннан умартачылык белән шөгыльләнүчеләр  килгән иде.  Әлбәттә, әлеге чара үзебезнең районның умартачыларын да, бал яратучыларын  да үзенә туплады. Бәйрәм ярминкәсендә балның ниндиләре генә тәкъдим ителмәде! Күңелеңә хуш килгәнен сайлап алганчы бу затлы тәгамнән авыз итәргә мөмкин иде. Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин  умартачыларны берләштерүче әлеге чараның   дәвамлы булуын, тагын да киңәюен теләде. «Табигать шартлары нинди булуга карамастан, умартачыларыбыз үз  эшләренә тугры калып,  тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә мул продукция алуга ирешәләр. Районыбызда да умарталар саны артканнан-арта. Соңгы елларда шәхси хуҗалыклар да күбрәк шөгыльләнә башлады.  Кортларның  чәчәкләргә, үләннәргә, гомумән, табигатькә, яшәешкә  рольләре бик зур. Әмма ел саен авыл хуҗалыгында агулы химикатлар куллану арта бара...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев