Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Баскетбол буенча «Күңелле стартлар»

2019 нчы елның 20 декабрь көнендә Тимершык мәктәбе базасында баскетбол түгәрәге буенча “Күңелле стартлар” булып узды. Әлеге чарада “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар катнашты. Спортчылар вакытларын күңелле уздырдылар, шөгыльләнделәр. “Сабантуй” спорт мәктәбенең баскетбол түгәрәге тренеры Шакиров Ш.Х. балаларга “Күңелле стартлар” уздырды. Командалар өч төркемгә бүленделәр. Һәрбер команда ахырга кадәр көч сынашты. “Снайпер”, “Боулинг”, “Дуслык” эстафетасы, катнаш эстафета, “Түгәрәккә тидерү” кебек конкурслар үткәрелде.

“Альфа” командасы 1 нче урынга чыкты, “НЛО” – 2 нче урын, “Саба аграр көллияте” командасы 3 нче урынга лаек булды.

 Ахырдан барлык командалар грамота һәм  Кыш бабай күчтәнәчләре белән бүләкләнделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев