Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Басуларда эшләр гөрли

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан  күренгәнчә,  районыбыз кырларында күпьеллыклар 13529 гектарда  (99 процент) чабылган. Барысы 101460 тонна  сенаж (шул исәптән 1645 тоннасы төргәкләнгән)  салынган,  8031 тонна  печән әзерләнгән.  Бу – бер шартлы  терлеккә 16,41 центнер азык берәмлеге тупланган  дигән  сүз

.   “Игенче”, “Туган  як”  хуҗалыкларында  сенаж 11 мең тоннадан артты. “Игенче”дә әле тагын 180 гектарда   күпьеллыклар чабасы бар, димәк,   терлек  азыгы запасы әле   күпкә артачак. Район хуҗалыкларында  сабан культуралары  12524 гектарда  яфрактан тукландырылды, 810 гектарда авыруларга, 3206 корткыч  бөҗәкләргә  каршы  эшкәртелде. Хуҗалыклар кукурузның рәт араларын   эшкәртүгә  дә керештеләр.

фотоhttps://yandex.ru/images/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев