Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Батыршина Зилә Шәмәрдән лицеенда чыгыш ясады

“Яңа Белем” федераль марафоны кысаларында Шәмәрдән лицеенда “Белемең белән бүлеш” акциясе узды. Бу чарага укучылар белән очрашу өчен Батыршина Зилә Радик кызы чакырылды. Зилә - Шәмәрдән лицеенда белем алды. Ул стендка ату буенча Россия, Европа, дөнья чемпионы, Токиода узган Олимпия уеннарында катнашучы. Зилә укучылар алдында “Безнең тормышта спорт, ни өчен алга омтылу кирәк?” темасына чыгыш ясады.

Укучыларга сәламәт яшәү рәвеше, спорт ярышлары турында сөйләде. Чемпионатлар тарихы һәм төрле илләрнең атрибутикалары укучыларда зур кызыксыну уятты. Чыгыш ахырында укучылар Зилә апаларына сораулар бирделәр. Зилә Радиковна чыгышын “Һәрвакыт алга омтылыгыз! Спорт белән дус булыгыз! Сезгә белем дөньясында һәм спортта унышлар юлдаш булсын", - дип тәмамлады. Очрашу бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды.

Чыганак: instagram.com/shemordan_lyceum1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев