Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасы бистәсендә тротуар төзекләндерелә

Байлар Сабасының Мәктәп урамы үзәк урамнарның берсе булып тора.

 Чөнки биредә гомуми торак йортлар да, оешма, учреждениеләрнең дә саны күп. Пенсия фонды урнашкан бинадан алып Объездная урамына кадәрге өлештә җәяү йөрүчеләр өчен тротуар яңартылмый калган, җәяү йөрү өчен иң уңайсыз участок шунда. Ниһаять, биредә дә эш башланды. “ПМК-159” җәмгыяте эшчеләре, җирле халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына уңайлы да, җайлы да итеп тротуар төзекләндерә. Сәйдәшев урамына чыга торган борылыштан соңгы участоктагы эшне җәй тәмамланганчы башкарып чыгу планга кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев